Яз галәмәтләре
Язлар җитте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.
Ката, чана табаннары ял итәләр, Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр. Трантаслар, велосипед, кареталар Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.
Каткан, туңган агачларны хәзер кара: һәрбересе яшәрешеп яфрак яра; Бу урманнар бакча булыр бара-бара, һәр агачта сандугачлар сайрар имди.
Җиде кат боз астындин чыгар бака, Баткакларга, балчыкларга бата-бата; Куе камыш арасындин бака-бака: «Бака-кака, бака-кака», — диер имди.
Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша, Берсен-берсе аңлашмыйча такылдаша; Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша: Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.
Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә; Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә, Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.
Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып, һаваларда кошлар оча болыт-болыт; И Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт, Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!
Уйкуда — йокыда. Бака-бака — (бага-бага), карый-карый. Мантыйк — формаль логика. Сәба җиле — таң җиле. Гамькин — кайгылы. Фазлың берлә — рәхмәтең белән.
|