[Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Гомум Форум » Тукай премиясе » Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
ТукайДата: Суббота, 21.03.2009, 02:32 | Сообщение # 1
Генерал-майор
Группа: Администраторы
Сообщений: 25
Репутация: 1
Статус: Offline
Татар халык әкиятләрен яратучы рәссам


Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге бүләк иясе Фәридә Хасьянованы Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул рәсем сәнгатенең төрле жанрларында иҗат итә. Төрле басмаларны бизәү, китап графикасы сәнгате иҗатының киңрәк өлешен билгели. Балачактан ук без рәссам Ф.Хасъянова бизәгән киапларны укып үстек. Фәридә ханым төрле образлар аша яшь буында матурлыкка, гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияли алган сирәк иҗатчыларыбызның берсе.

Алтмыштан артык китапка иллюстрацияләр иҗат итүе рәссамның китап графикасы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләвен дәлилли. Ул Н.Исәнбәт, Ф.Кәрим, Ш.Галиев, Р.Харис, Р.Миңнуллин, Р.Батулла, М.Фәйзуллина, Р.Корбан, Д.Сөләймәнов китапларын бизәгән. Моннан тыш аның алтын куллары аша берничә дәреслек, сүзлек, хрестоматияләр дә узган. Мәскәү шәһәрендә «Китап сәнгате» халыкара күргәзмәсендә ул бизәгән «Татар халык әкиятләре» дипломга лаек дип табыла.
Беренче зур казаныш Фәридә ханымга Чабаксар шәһәрендә узган «Олы Идел» күргәзмәсендә килә. Ул вакытта Ә.Фәйзинең «Г.Тукай» китабының бизәлеше күпләрдә зур кызыксыну уята (1991 ел).

Ә 1999 елны «Ак бүре» халык әкияте китабын бизәгәне өчен аңа Б.Урманче исемндәге бүләкне тапшыралар. Аның иҗат юлында Г.Тукай образы зур урын били. Шагыйрьнең әкиятләренә иллюстрацияләрне ул аерым бер дулкынлану катыш горурлык белән башкара. Гомумән, Фәридә ханым үз иҗатында ачык, җылы төсләрне мул куллана. Ул иҗат иткән әкият каһарманнары, татарның рухи байлыгы хакында сөйли,укучыга милли мирасның кыйммәтлелеген дәлилли, тормыш сулышы өрә.
Ул һәр рәсемгә иҗади килә белә. Талантына яки тәҗрибәсенә генә таянып калмыйча, даими рәвештә татар милләтенең гореф-гадәтләрен барлый, аның асылына төшенергә тырыша. Фәридә Хасьянова балалар өчен генә түгел башка татар китапларын бизәүдә дә уңышлы гына эшләп килә. Аның иллюстрацияләре - профессиональлекнең һәм иҗатның югары үрнәге булып тора. Шуңа күрә рәссам бик күп күргәзмәләрнең көтеп алынган катнашучысы.

Фәридә ханымны иптәшләре ул иҗатчы һәм хатын-кыз буларак та бик бәхетле кеше, дип бәяли. Аның хезмәтләре аша башка милләт вәкилләре татарның мәдәнияты, гореф-гадәте белән якыннан таныша ала.
Мөршидә Галлямова
intertat.ru


Ий,туган тел
 
Форум » Гомум Форум » Тукай премиясе » Тукуай премеясенә кандидатлар 2009
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz