Бу өлкәдә белемем аз минем, Мәхәббәт турында язалмыйм. Мәхәббәтне яшьтән аңламадым, Һәм хәзер дә берни аңламыйм. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, Күшәр кызы белән икегез, Безнең күршедәге әбиеңә Булышырга килгән идегез. Иске генә капкагызны ачып, Ишек алдына керүемә, Каршы алдың син мине елмаеп: -Нихәлләр бар, шат күрүемә! Исеңдәдер, җәйге җылы кичне, Йомшак кына кочып билеңнән, Үптем сине кайнар иренеңнән, Чокырланып торган битеңнән. Дөрес, болар бары фантазия, Кочтым сине хыялда гына. Яраттым мин сине читтән генә, Буй җитмәслек кояш син миңа! Бу өлкәдә белемем аз минем, Мәхәббәт турында язалмыйм. Мин тормышны яшьтән аңламадым, Һәм хәзер дә берни аңламыйм. Ноябрь- 2010
|