Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2010 » Август » 18 » оялам
    оялам
    18:46
    И Раббыбыз, кабат дога белән
    Мин Синең каршыңда сүз алам .
    Рәхмәтең киң Cинең, тик шулай да
    Мин яңгыр сорарга оялам.

    Бу дөньяның Синең ихтыярда
    Икәнлеген бик соң аңладык.
    Шайтан безне ялгыш юлга кертте
    Без алдандык бүген, алдандык.

    Аллаһ вәгъдә иткән ахирәтне
    Дөнья байлыгына алмашып,
    И Раббыбыз, без гаепле булдык
    Һәм гөнаһлы булдык, ялгышып.

    Биргәнеңә шөкер итәлмадык
    Нигмәтләндерсәң дә исәпсез.
    Тәүлекләр буена күңел ачтык,
    Исраф иттек җирдә хисапсыз.

    Керткән өлешебез булмаса да
    Уңышларга дәррау шатландык.
    Синең барлыгыңны инкяр итеп
    Без булдырдык! - диеп мактандык.

    Көч җитмәгән эшне йөкләмәдең,
    Берни сорамадың Син бездән,
    Уңыш килсә - бу тик Синнән булды,
    Бәхетсезлекләр - үзебездән!

    Бу дөньяда ризык булдыручы
    Синнән башка беркем булалмый.
    Яндырсаң да, суга батырсаң да,
    Беркем Сиңа шелтә биралмый.

    Бик күп еллар буе юмарт булдың,
    Дәгъвабыз юк Сиңа, и Аллам.
    Шуңа күрә бу корылык елда,
    Мин яңгыр сорарга оялам!

    Гази. . август- 2010

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1061 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/3 |
    Всего комментариев: 2
    2 MO11395  
    0
    Бу шигырьнең идеясе Әйюб пәйгамбәр (г-м) тарихыннан алынган иде.

    1 tukay  
    1
    applause

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz