Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2009 » Декабрь » 3 » хыялдагы дәүләт
    хыялдагы дәүләт
    13:37
    Хыялдагы дәүләт

    Тарихларда калган бер дәүләт ул,
    Еракта да түгел, якында.
    Озакламый торгызыла, дигән,
    Сүзләр йөри аның хакында.

    Анда яши күптөрле халыклар
    Бер хәлиф канаты астында.
    Җәмгыятьтә бар да—буйсынучы,
    Хакимиять- Аллаһ кулында!

    Ислам дине белән берләшкәннәр,
    Һәр милләт үзара дус, туган,
    Анда йөри Коръән хөкемнәре,
    Беркайчан да үзгәрми торган!

    Анда юк мәхлукка баш ию
    Мәхлукка баш ию—ул гөнаһ.
    Мөселман өммәте телендә
    Бер Аллаһ, бары тик бер Аллаһ!

    Төп закон—шәригать законы,
    Аллаһның нигъмәте , бүләге,
    Яшәештә маяк булып тора
    Мөхәммәт пәйгамбәр үрнәге!

    Ул җирдә урын юк рибага
    Урлашу, зинага, ялганга.
    Аларның җәзасы бик кырыс,
    Бик кырыс, Аллаһтан булганга!

    Анда юк хөсетлек, саранлык,
    Һәркемнең нияте яхшыда-
    Аллаһ ризасына өметләнеп
    Изгелек эшләргә ашыга!

    Җитәкче –халыкка хезмәттә,
    Ул илдә урын юк ришвәткә.
    Манарадан азан яңгырауга,
    Намазга басалар бер рәткә!

    Ул дәүләт булганда, явызлар,
    Баш калкыта алмый, гомердә.
    Берәүнең дә кыюлыгы җитми
    Кеше рәнҗетергә бу Җирдә!

    Аларда тынычлык һәм муллык,
    Халкының җаны шат, күңле шат.
    Гаделлек өстенлек иткән ил
    Ул—ислам дәүләте—Халифат!

    Тарихларда калган бер дәүләт ул
    Еракта да түгел, якында.
    Озакламый торгызыла,дигән,
    Сүзләр йөри аның хакында.

    (Аллаһуга каршы барып булмый
    Әгәр ул теләсә, боерса.
    Бу дөнья , әйтерсең, куласа,
    Бер өскә күтәрә, бер баса!)

    Ноябрь - 2009.

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1121 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/3 |
    Всего комментариев: 1
    1 tukay  
    0
    Cубханаллаh

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Декабрь 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz