Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2010 » Август » 12 » Чит йогынты
    Чит йогынты
    20:26
    Лябед, сиңа терлер өчен корбан кирәк
    Җитми мыр-мыр хәтем- чын, саф Коръән кирәк;
    Көймә бата; йота торган балык өчен
    Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
    Габдулла Тукай.

    Татар җырлары яңгырый
    Ярым караңгы залда,
    Заманча көйгә бииләр-
    Татар яшьләре бар да .

    Сәхнәдә биюче- стриптиз
    Ничек кенә селкенми!
    Ул- демократия җимеше:
    Без кешедән киммени!

    Нәрсә бу, безнең эшебез
    Нинди бәя бирерлек?
    Татарча сәнгатьме? hич юк !
    Бу- татарча динсезлек!

    Көнбатыш үрнәге белән
    Бозып барча норманы,
    Милләтебезнең күбрәге
    Чит йогынты корбаны!

    Кирәк түгел Коръән- сөннәт,
    Һәм ислам фәлсәфәсе.
    Бары акча, байлык, күңел ачу
    Бүген безнең яшәү мәгънәсе!

    Бу шәхси эшебез, дибез,
    Һәр бозыклык, артка чигүне.
    Аллаһ әмеренә буйсынмауны
    Аклыймы соң” вөждан иреге”!?

    Кызыктырып самими күңелләрне
    Ләззәтле һәм байрак тормышка,
    Безне берөзлексез чакыралар
    Күбрәк динсезлектә ярышка!

    Инде хәзер үз иркебез белән
    Аллаһудан башны тартабыз
    Ислам динен кабул иткәннән соң
    Кабат кәферлеккә кайтабыз!

    Ислам динен һич кирәксенмәүче
    Түрәләргә башлар иелгән.
    Аллаһуның изге китабында
    Безгә төгәл бәя бирелгән!

    Онытып пәйгамбәребез (с.г.в.)
    Мөхәммәтнең сүзен ,” нотыгын”
    Беләбезме соң без бу эшкә
    Һич тә хокукыбыз юклыгын!

    Теләсәк тә гүзәл Җиребездә
    Яшәргә тагын да иркенрәк,
    Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре
    "Кеше хокукы”ннан өстенрәк!

    Кайчан булыр торган җирләребез
    Гаделлек һәм тынычлык иле.
    Безнең үткәнебез һәм бүгенгебез
    Коръән сүзләренең дәлиле!

    Кайсыбыз Аллаһ кушканча
    Яулыкларын урап бөркәнгән,
    Туры киләме әйткән сүзебез
    Һәм эшебез изге Коръәнгә!

    Тотынып Бөек Аллаһның
    Өзелмәс арканына
    Иң файдалысы- "бирешү”
    Ислам дине йогынтысына!

    Ирек бирелгәндә нәфескә
    Мөмкинме үзгәрү, уяну?
    Ышанычлы юл бары бер генә-
    Бу – фәкать Коръәнгә таяну!

    Гази.

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1895 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/3 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz