Бары тик безнең авылга Ияләшкән челәннәр, Апрельнең башларында ук Очып кайтып җитәләр. Наратларның иң очына Ояларын коралар, Җәйнең нәкъ урталарында Балалар очыралар. Челәннәр иртүк очалар Безнең авыл өстеннән, Алар анда балык тота Басып елга читенә. Аулыбызның олылары Өйрәтәләр тимәскә, Челәннәргә беркайчан да Авырлык китермәскә! Кайтсыннар әйдә челәннәр, Ояласыннар күпләп. Күркәм холыклары белән Алар бит безгә үрнәк!
|