Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2010 » Октябрь » 28 » Чэнечкеле…….. Роза голе.
    Чэнечкеле…….. Роза голе.
    02:07
    Куптэн шэхэргэ чыкканы юк иде инде Искэндэр картнын… 
    Житмешкэ житеп килгэн, эле типсэ тимер озэрдэй олы йорэкле бу Кешене хич кенэ дэ «карт, бабай» дип атыйсы килми эле.
    Ике ел элек карчыгын жирлэп, шэхэрдэге фатирын Царицино поселыгындагы кечерэк кенэ авыл оенэ алыштырганнан бирле, Искэндэр абзый оеннэн чыкмаска эйлэнде. Азык-толекне ял арасында кияве белэн кызы жыештырып китерэ иде. Куп кирэкмени ялгыз кешегэ. Бер узе утырып, салкын чэен эчэ дэ, йори шунда бакчада кортлары арасында.
    Карчыгы Оркыя авыл оенэ кучеп яшэргэ телэмэде шул. Авылда туып ускэн кыз булса да, бакчада кайнашырга яратса да, ботенлэй кучугэ каршы килде. Гомер буе уз ое белэн яшэргэ хыялланган, бакчадагы алмагач, чия, грушаларга хозурланып, бал кортлары тотарга уйлаган картнын телэге тормышка ашты. Тик ялгызлык кына бик алжыта иде аны.
    Бал аертыр вакыт житте… Э анын кирэк-ярак нэрсэлэре житеш тугел эле. Менэ ул, яшьлэр белеп алмаслар,-дип, узе узэк базарга килде буген. Ни генэ юк монда. Энэ белэн башлана, йорт жихазлары белэн бетэ… Узенэ кирэк эйберлэрне тиз тапты Искэндэр абзый. Барын да жыештырып, кайтыр юлга юнэлде.

    Ах, бу ис! Хушбуйларын бер кырыйда торсын… Башы эйлэнеп китте картнын.
    Роза чэчэге исе иде бу. Ниндилэре генэ юк: агы да, кызылы да, алы да, арада катнаш тослэре дэ бар. Менэ, менэ….сарысы да бар икэн бит. Тузмэде карт, бер роза чэчэге сорап алды сатучы кыздан.
    -Бик матур букет ясап, елтыр кагэзьгэ тореп бирим эле, бантиклар да остэрмен,-дип елмайды сатучы.
    Бабайларнын чэчэк сатып алганын кургэне юк иде эле кызнын. Искэндэр абзый сатучыга каршы килде. Бер бортек чэнечкеле роза голен тотып, экрен генэ тукталышка китте ул.
    Роза …Чэнечкеле Роза голе…
    Исеме генэ тугел, узе дэ роза чэчэге кебек сойкемле иде шул Роза.
    Искэндэр партия комитетынын сэркатибы булып эшли иде ул чакта. Иллене ваклаучы ирнен куате ташып, йорэге ярсып торган чагы иде. Оендэ генэ бик анлап бетермилэр иде аны. Шуна бик урсэлэнэ иде кунеле.
    Ана ярдэмче итеп молаем бер ханымны билгелэделэр.
    Кузлэре янып торган 35-40 яшьлэрдэге бу хатын узен :
    -Мин Роза булам,- дип таныштырды.
    -Роза голе кебек матур гына тугел, чэнечкелесездер дэ эле,- дип шаяртты ул чакта Искэндэр. Йорэгенэ нидер кадалган кебек булды анын.
    -Торле чак булгалый. Кешесенэ карап, вакытына, вакыйгасына карап инде,- диде Роза, азрак унайсызланып.
    Эшлэре бергэ булгач, уртак сузлэр куп булды. Торле очрашуларга, кунакларны каршыларга да бергэ йорергэ туры килде аларга. Искэндэр тыштан сер бирмэсэ дэ, эчтэн яна иде. Розанын сойлэшулэре, молаем елмаюлары, кеше белэн аралашучанлыгы, ботен эшендэ дэ булышырга эзер булуы узенэ тарта иде аны. «Ул кеше кешесе, минем дэ гаилэм бар»,-дип, бик озак газапланды ир уртасы булган Искэндэр.

    Э бер конне алар район комсомол оешмасына киттелэр. Розанын да, Искэндэрнен дэ оешмада очрашулары аерым иде, хэркем уз бурычын утэп, уз эшен башкарып кайтырга тиеш булды.
    Белмим, эллэ язмыш, эллэ ялгыш, ул конне Искэндэрнен шоферы эшкэ чыкмады, рульгэ узе утырды. Эше беткэч, Розаны оешмадан кереп алды. Кайтыр юлда урман буендагы аланда ял итэргэ туктадылар, биреп жибэргэн кучтэнэчлэр белэн тамак ялгап алдылар.
    Шунда Искэндэр машинасыннан куе-кызыл бердэн-бер роза чэчэге алып:
    -Мин чэнчелдем инде, хэзер узен чэнчел бу чэнечкегэ,- диеп, Розага чэчэк булэк итте.
    Розанын гажэплэнудэн кузлэре зур ачылды, чэчэкне шулай итеп булэк итулэренэ исе китеп, рэхэтлэнеп колеп жибэрде.
    Чэнечкеле роза голе Искэндэрнен дэ, Розанын да йорэген яралады…
    Сагышларга уралып, озелеп-озелеп бер-берсен яратсалар да, бик сагынып сирэк кенэ очрашсалар да, тормышнын уртасына житкэн ир белэн хатын сон очрашканнарын бик яхшы анлыйлар иде.
    -Мин озын гомерлелэр токымыннан. Син бабай булып бал кортлары карарсын, мин эби булып синен кортларына чэчэклэр устерермен. Роза голлэрен, торле-торлесен… чэнечкелэрне,- дип, елмая иде Роза.
    Бэхетле иде алар икэу бергэ булганда. Сойлэшеп сузлэре бетмэде, курешеп кунеллэре булмады. Ярты суздэн бер-берсен анлыйлар иде шул алар...
    -Уз-узенне гомер буе гаеплэп яшэячэксен. Сине бик яратучы хатынын, алма кебек кызын… син аларны калдырып китеп, бэхетле булсан да, кунелен гел китек булачак синен. Мин мона юл куя алмыйм ,- диде Роза.
    … Китте Роза. Искэндэрнен мэхэббэтеннэн качып китте. Улы, ире бэхете очен яшэргэ, дип, уз бэхетен таптап китте. Эшен алыштырды, телефонын узгэртте.
    Чыбыксыз телефон хэбэрлэренэ ышансан, ул да ялгызы калып, улы, килене белэн яши,ди, имеш…
    Автобус килеп туктады. Искэндэр карт ачык ишек янынарак килде. Тошучелэрне уткэреп, керергэ эзерлэнде.
    Ишектэн чыгып килуче олы яшьтэге ханым туктап калды… Анын йозендэ гажэплэну катыш елмаю куренде. Кузлэрендэ яшь ялтырады…
    --Син чэнчелден инде, хэзер минем чират чэнчелергэ бу чэнечкегэ,-дип, ул эсэрлэнгэн Искэндэрнен кулыннан роза чэчэген алды.
    Искэндэр картнын янаклары буйлап бэхет яшьлэре тэгэри иде…
    Категория: Хикэялэр | Просмотров: 2071 | Добавил: Кояшкай | Рейтинг: 4.4/8 |
    Всего комментариев: 1
    1 Якташ  
    0
    Мәгнәле язылган,афәрин.

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Октябрь 2010  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz