Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2011 » Январь » 4 » Биш вакыт намазны калдырма
    Биш вакыт намазны калдырма
    20:48
    Чын күңлемнән шаһитлек итәм мин,
    Аллаһ Бер һәм дөрестән дә Бар!
    Ә Мөхәммәт Аның ихлас колы,
    Безнең өчен ул – хак пәйгамбәр!

    Дөня малы аны кызыктырмый,
    Иң мөһиме аның өчен – дин.
    Тоткан юлы – Изге Коръән юлы,
    Барчабызга да үрнәк мөэмин!

    Җитәкчеме яки эшчеме син,
    Куй шундый максат алдыңа -
    Карамый шоглеңә, фиглеңә
    Биш вакыт намазны калдырма!

    Иртән иртүк, кояш чыкканчы ук,
    Беленгәнче таң яктылыгы,
    Намаз укы Коръән сүзе белән,
    Коръән ул иман яктылыгы!

    Аллаһыдан иңгән изге китап,
    Түгел буш, файдасыз бер кәгазь
    Хикмәтле һәм могҗизалы Коръән
    Безнең очен аңлатма, вәгазь!

    Гамәл кылучыга файдасы күп,
    Кирәксенмәү аны юләрлек,
    Безнең теләкләргә бәйсез яши,
    Коръән ул- обьектив реальлек!

    Тубәнчелек белән итәгать ит
    Раббыбызга кол бул, ялчы бул!
    Төш авышса-өйлә, кояш баткач,
    Ахшам намазына сакчы бул!

    Ислам дине безнең иң зур байлык,
    Кабул итеп , Аңа шөкер ит.
    Намазда да, башка вакытта да
    Аллаhыны бик күп зекер ит!

    Әгәр азан әйтеп чакырсалар,
    Борчылма, кала дип бер эшем,
    Маугып китеп, кичектерә курмә,
    Икенде намазы бик мохим!

    Ярлы булсаң да син, бай булсаң да,
    Һич зурланма намаз укудан.
    Кичке якта ястү- намаз укы,
    Намаз хәерлерәк йокыдан!

    Дурт рәкагат фарыз һәм дурт сөннәт,
    Тормыштан бул һәрчак канәгать.
    Син шиклнмә, Аллаh безнең яклы,
    Мөселманнар -аерым жәмәгать!

    Язның жылы кояш нурларында,
    Яшәргән, ускән кебек улән,
    Күңеллләргә шифа, куәт иңәр
    Бары тик Аллаһ зекере, Корьән вәгазе белән!

    Декабрь - 2010

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2588 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/7 |
    Всего комментариев: 1
    1 tukay  
    0
    good

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Январь 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
         12
    3456789
    10111213141516
    17181920212223
    24252627282930
    31

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz