Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2009 » Декабрь » 17 » Барча эштә дә өстен
    Барча эштә дә өстен
    12:47
    Дин белән дин арасында 
    Куймакчылар тигезлек.
    Тигез була аламы соң
    Хак дин белән динсезлек?
    Аллаһудан иңдерелгән
    Синең изге Коръәнең,
    Алар өчен - әкияте
    Борынгы кешеләрнең!
    Галимнәрнең залимнәре
    Аңлатмакчы дөньяны.
    Алар әйткәнчә , бу бары
    Табигать законнары.
    Имеш , тереклек бу Җирдә
    Күптән барлыкка килгән,
    Төрләрнең килеп чыгышын
    Дарвин аңлатып биргән:
    Бервакытны, Җир өстендә
    Уңай шартлар булуга,
    Матдәләр барлыкка килгән-
    Гадидән-катлаулыга.
    Соңрак бер күзәнәкле тереклек
    Яшәү өчен көрәшкән
    Бары тик яраклашканнар
    Нәсел калдыралганнар.
    Кыскасы,барсын хәл иткән
    Җирдә эволюция
    Аның асылында яткан
    "Файдалы” мутация.
    Кешенең килеп чыгышы
    Булган, диләр, шундый ук.
    Алар әйткәнчә, бу эштә
    Аллаһның катнашы юк!
    Булса да кәферләр өчен
    Дарвин төп” кораллары”
    Җавапларга караганда
    Күберәк сораулары!
    Әгәр дөняга карасак,
    Күзләребезне ачып,
    Аллаһуның барлыгына
    Без дөрестән дә шаһит!
    Камил һәм нинди хикмәтле
    Җир , күкләр төзелеше.
    Хикмәтсез төзелгән , дию
    Бары кәферләр эше!
    Чынлыкта, Аллаһ, галәмне
    Бер кимчелексез корган!
    Киресенчә, Ул дөньяны
    Безгә яраклаштырган!
    Аллаһуга ышанмаучы
    Галимнәр аңлатканча,
    Җиргә таба галәмәт зур
    Бер астероид оча!
    Имеш, атом ракетасы
    Һәм күп акча салсалар,
    Җир шарын бу һәлакәттән
    Саклап кала алалар.
    Әгәр дин белемең булса
    Алып кара уеңа,
    Җирне кем саклады икән
    Миллион еллар буена!
    Корәннән укып беләбез,
    Бәхәс монда ник кирәк
    Аллаһның исәп-хисабы
    Безнекеннән көчлерәк!
    Озакламый төшенәбез,
    Диләр , яшәү серенә.
    Аннан кешенең үлеме
    Хәйран артка чигенә.
    Ислам күзлегеннән чыгып
    Әгәр уйлап карасак,
    Аллаһ вәгъдәсендә тора,
    Һәм алда да торачак!
    Безнең гомер озынлыгын
    Билгеләгән ,Ул , белеп.
    Беркемгә дә үлем килмәс,
    Аллаһ” язганнан” элек.
    Корәнне кире кагучы
    Табиблар ышандыра:
    Наркоманнарны дәвалау
    Шәп психологтан тора!
    Мөселман галимнәренә
    Билгеле инде күптән-
    Баш психолог булыр өчен
    Безгә Бер Аллаһ җиткән!
    Кешегә җан биргән Аллаһ
    Аның күңелен белә,
    Барачак юлын билгели
    Ниятләренә күрә!
    Ышанмаучыга Коръәннең
    Көчле дәлилләренә,
    Юлсызлыкны юл итүне
    Беркетә күңеленә!
    Тормыш булдыра алабыз,
    Диләр, теләсә кайда.
    Марста я Венерада,
    Телисез икән, Айда!
    Гади генә сорау бирик:
    Дәлилләрегез кайда?
    Болар бар да утопия
    Һәм өстәвенә, ялган!
    Карасак та Җиргә таба
    Хәтта космик корабтан
    Бу дөньяга хуҗа булу
    Бирелмәгән Аллаһтан!
    Диннәр үзара тигез,дип
    Алдамакчылар һаман.
    Тигез булаламы ,әйтик ,
    Христиан белән мөселман?
    Алар Гайсә пәйгамбәрне
    Аллаһ белән тиңлиләр.
    Ә Коръәнне, ялган сүз, дип
    Аны кабул итмиләр!
    Аллаһ теләгәнгә, диләр,
    Төрле –төрле диндә без.
    Аллаһ теләге буламы,
    Аңа каршы булган эш!?
    Аллаһ безгә барсын биргән-
    Күзләр, колак, аяклар,
    Бу турыда Коръәндә бит
    Аңлаешлы аять бар!
    Христианнарның дине-
    Бу чынлыкта -" абыну”,
    Дөрес була алмый ,чөнки ,
    Пәйгамбәргә табыну!
    "Дуслаштыра” алсалар да,
    Бездә дин белән динне
    Чагыштырып карыйк инде
    Яһүд белән мөэминне.
    Коръәнне” иҗат итүче”,
    Диләр , Мөхәммәт үзе!
    Нинди бәя биреп була
    Бу оятсызлыкка, түзеп!
    Бу дөньяда яхшы диләр,
    Бары шундый мөселман-
    Ислам диненең йомшагын,
    Толерантлысын тоткан!
    Дөнявины кире кагып,
    Ислам дәүләте тоткан-
    Яһүдләрчә бик радикаль
    Һәм фанатик мөселман!
    Күпләре яратмаса да,
    Болай дип җавап бирәм:
    Ислам дине йөри, бары
    Коръән сүзләре белән!
    Хак мөселманнарны ,шулай
    Гаепләмәкче , алар.
    Ә бит Коръәнгә карата
    Үзләре радикаллар!
    Кем булуына карамый,
    Чыгара гадел хөкем.
    Дөрес сүз сөйләүче Аллаһ
     Барча эштә дә өстен!


    2008. ГАЗИ
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1183 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/6 |
    Всего комментариев: 7
    7 Якташ  
    0
    Ялгыш фикеләрне әйтә алмыйм,ләкин моннан соң укыган шигерләрдә ниндидер сүзләр артык булып ятканын күрергә була.диеп язган сүзләр Газига кагылмый ә Гүзәлиягә.Күп язасыз ләкин уйлап языгыз,кимсетергә теләп язмыйм ә булышасы килеп кенә.

    6 Якташ  
    0
    Ялгыш фикеләрне әйтә алмыйм,ләкин моннан соң укыган шигерләрдә ниндидер сүзләр артык булып ятканын күрергә була.

    5 gabdelnur  
    0
    Эйбэт шигырь, тирэн эчтэлекле.

    4 Гузэлия  
    0
    Бу шигерҗлэрне куберэк кешелэр укысын иде.

    3 Губайдуллин  
    0
    Миңа ошады,әйбәт

    1 tukay  
    0
    good

    2 MO11395  
    0
    Рәхмәт, хөрмәтле tukay.Шигырьдә ялгыш фикерләр булса, төзәтүегезне сорыйм. biggrin

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Декабрь 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz