,
    Сайтта теркэлгэннэн сон, монда узегезнен ижат жимешлэрегезне ости аласыз. Игътибарга лаеклыл эшлэр сайтта урын алачак. Тема : миллэт,ватан,дин,эхлак 
Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    ЙӨРӘК АВАЗЫ

    Шигеремнең һәрбер юлларында
    Кычкырам мин бөтен галәмгә.
    Ишетүчеләр, ләкин, юк нигәдер,
    Күчмиме әллә уем каләмгә?

    Язган чакта яңа шигерьләрне
    Мин ялварам һәмдә үтенәм.
    Менә, берәү ишетте ахры дисәм
    Кабат,кабат тагын үкенәм.

    Йөрәккәем сыкрый,ыңгыраша
    Беркем ишетми шул тавышын.
    Өзгәләнеп телгәләнә бәгерем
    Аңлаучы юк аның сагышын.

    Катлы,катлы ишеттерәсем килә
    Йөрәк тү ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1131 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ҮРНӘК БУЛЫП ЯШӘ ХАЛКЫМ

    Балаларга сабый чактан өйрәтик без
    Ана телен,татар моңын,татар җырын.
    Бишекләрдә көйләп йоклатыйк без
    Үссен сабый ишетеп азан моңын.

    Динебезнең дөреслеген,чисталыгын
    Аңлатыйк без кечкенәдән балаларга.
    Оялмасын сөйләшергә үз телендә,
    Омтылырга горур милләт әһеле булырга.

    Өйрәник без яңа баштан сөйләшергә
    Бозмый гына,әдәби татар телендә.
    Киләчәк буыннар аны дәвам итсен,
    Тулы ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 882 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    КАПКА ТӨБЕ

    Ишек алдындагы эскәмиядә
    Утыралар ирләр һәм хатыннар.
    Көндезендә,кичләрендә шунда
    Төзелешеп һәрчак утырганнар.

    Үзләре бик картта түгел алар
    Кырык ,илле яшьләр чамасы.
    Һәр көн саен кеше тикшерәләр
    Эшкәдә юк ахрысы барасы.

    Эшкә чабып барам,кайтам чабып
    Утырыргада вакыт юк һаман.
    Үткән чакта ишетәм сөйләүләрен
    Моның ире бигрәкләрдә яман.

    Алар белә һәрбер яңалыкны
    Кемн ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 886 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ВАКЫТ

    Бөтен әдәмнәргә мәгълүм ки
    Кеше өчен иң кыйммәтле-Вакыт.
    Югалган әйберне табуы мөмкин
    Үткән гомер кайтмый бервакыт.

    Шуңа күрә белик Вакыт кадерен
    Бер минуты бушка узмасын аның.
    Безгә бирелгән зур хәзинә-Вакыт
    Җитми, үтәргә кеше вазифасын.

    Аллахы биргәнгә шөкер итәргә
    Хәттә кеше гомередә җитми.
    Иртә таңнан алып кояш чыкканчы
    Укыган намазга бер ни җитми.

    Вакыт үтми,күңелсез диеп ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 907 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ҖИР-АНАМ

    Бүген иртән сокланырлык итеп
    Бөтен дөнья нурга күмелгән.
    Сайрый кошлар,ә агачлар инде
    Матур ак чәчкәгә төрелгән.

    Күк йөзедә аяз,чиста зәңгәр
    Кара болытның юк әсәре.
    Назлап кына кояш сибә нурын
    Җир ананың чыга яшьләре.

    Исән чакта Әнием әйтә иде
    Каты басып җиргә йөрмәгез.
    Җир- Анабыз!Аның йөзенә
    Ачуланып сез төкермәгез.

    Яшел чирәм кирәк була иде
    Чыккач инде каз бәбкәлә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 824 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    ЯМЬЛЕ ҖӘЙ

    Кайттым әле тагын авылыма
    Китәргә шул тагын авыр була.
    Көне,төне чапмый машиналар
    Күкрәкләргә чиста һава тула.

    Кайттым әле туган авылыма
    Мин әйләнеп чыктым урамнарны
    Күрше,күлән һәмдә туганнарны
    Хәзерге көндә исән булганнарны.

    Ялан аяктан әле атлап кайттым
    Яшел чирәм,келәм өсләреннән.
    Исни,исни башларым әйләнде
    Чәчкәләрнең тәмле исләреннән.

    Җәйләр килде быел матур итеп
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1349 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    АЛЛАМ ГОМЕР КАБАТ БУЛЭК ИТТЕ.

    Очар канатларым булса әгәр
    Менәр идем биек күкләргә.
    Хәлләремнән килсә эгэр минем
    Изгелек эшлэр идем күпләргә.

    Очып-очып күкне йөзәр идем
    Җирнең матурлыгын күрергә.
    Матур чәчәкләрне җыяр идем
    Гүзәл тәкыяләр сезгә үрәргә.

    Һәрберегезгә җылы кояш кебек
    Елмаюымны бүләк итәрмен.
    Салават куперен әгәр күрсәм
    Ипләп кенә җиргә төшәрмен.

    Исәнмесез диеп Дуслар сез ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 852 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    БИЯЛӘЙЛӘР

    Салкын кышның урталары иде
    Утыз биш ел элек бу хәл булды.
    Бик күп еллар инде үтсәләрдә
    Гомерлеккә истә минем калды.

    Башлангыч класста укыган чак
    Бигерәк төрле булдың балачак.
    Күпме сулар акты,елларда үтте
    Хәтирәләр һаман алдан барачак.

    Әткәй исән чакта без һичкайчан
    Бернәрсәгә моһтаҗ булмадык.
    Әти,Әни һәм без тугызау бала
    Ялангач һәм ачта тормадык.

    Алла рәхмәтендә булсын Ә ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1249 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    КҮРШЕЛӘРЕМ

    Күршеләрем минем,газизләрем
    Мин сагынам сезне һәрвакыт.
    Исемә төшә тагын балачаклар
    Кайтарасым килә күп вакыт.

    Уң як күрше бигерәкләрдә яхшы
    Сул яктада шундый яхшылар.
    Туганнардай шундый якын алар
    Хәл белүдән көнне башлыйлар.

    Уң яктанда,сул яктанда һәрчак
    Гел ярдәмне итеп тордылар.
    Нинди генә авырлыклар килсәдә
    Гел янәшә бергә булдылар.

    Нурҗиян апа белән Зәйтүнә апа,
    ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 829 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    РӘХМӘТ ЯУСЫН

    Рәхмәт яусын дустым,рәхмәт сиңа
    Барып алдың мине хөрмәтләп.
    Шатландырдың һәм көлдердең мине
    Урнаштырдың мине әйбәтләп.

    Гомер күрмәгәнне күрсәттең син
    Күңелемне таптың,тырыштың.
    Миңа барда яхшы булсын өчен
    Хәлдән килгән хәтле булыштың.

    Калганын инде бер Аллам белә
    Безнең белән нәрсә буласын.
    Газиз Аллам безне ташламасын
    Кайгы-хәсрәт кенә булмасын.

    Ахырлары хәерле генә бу ... Читать дальше »
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 874 | Добавил: Гузэлия | Дата: 25.08.2011 | Комментарии (0)

    « 1 2 3 4 5 ... 7 8 »
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz