Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2009 » Июль » 5 » Сайрар идем.
    Сайрар идем.
    14:27
    Туган җирем, җырлы илем минем,
    Калды ерак хәзер мин моңсыз.
    Сандугачлар миннэн бәхетлерәк,
    Читтә сайрый нигә мин җырсыз.
    Мин дә сайрар идем чит җирләрдә,
    Чит тугайлар мине аңламый.
    Туган якта моңым көчле иде.
    Чит җирләрдә җырым яңграмый.
    Уза гөмер моңсыз җырлар - җырлап,
    Нишләтим соң шулай язгандыр.
    Бәлки кошлар минем җырны отып,
    Туган якка алып кайткандыр.
    Сандугачлар минем җырны сайрый,
    Туган якка кайтып кырларга.
    Кайтыр өчен канат бирегезче,
    Шул кошларны кайтып тыңларга.
    Баш өстендә кошлар сайрамагач,
    Күңел моңсыз , хисләр уяусыз.
    Әйтегезче миңа кошлар ничек,
    Чит жирләрдә сайрап торасыз.
    Мин дә сайрар идем чит җирләрдә,
    Чит тугайлар мине аңламый.
    Туган якта моңым көчле иде,
    Чит җирләрдә җырым яңграмый.12.06.96
    жыр Зөфәр Әхмәт.
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1578 | Добавил: Якташ | Рейтинг: 4.9/8 |
    Всего комментариев: 2
    2 Диляра  
    0
    gbgtw//cgfcb,j njve rnj cjcljk 'njn cfqn)

    1 tukay  
    0
    applause

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Июль 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    2728293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz