Мин Сәрдәдән- Тукай туган яктан, Кушлавычын беләм, Кырлаен. Шунда тыңлап үстем халкыбызның Үзәк өзгеч моңлы җырларын. Тукай яланаяк үткән болыннардан Үткәнем бар чыклы таңнарда. "Әллүки"ләр үрелеп калган сыман Су буенда зифа талларга. Хыялымда көн дә урап кайтам Пар атларда туган ягымнан Балачакның моңлы бишек җырын, Тукай әкиятләрен сагынам. (Ф. Ханнанова.)
|