Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2009 » Март » 26 » Пәйгамбәрләр юлы
    Пәйгамбәрләр юлы
    20:31
    Кабат-кабат алып укыйм
    Пәйгамбәрләр тарихын,
    Барчаларына аларның
    Аллаһ сәламе булсын!

    Пәйгәмбәрләрнең бурычы-
    Җәмгыятьне төзәтү,
    Аллаһ белдерүе белән,
    Ислам динен өйрәтү.

    Беренче пәйгәмбәребез-
    Адәм галәйһиссаләм.
    Балчыктан яратылган ул,
    Аллаһ әмере белән.

    Һава радыйаллаһу гәнһә-
    Адәм кабыргасыннан,
    Нәселебезне үрчеткән
    Соңра бер тамчы “ судан”.

    Адәм белән Һава безгә
    “Үрнәк” итеп алынган,
    Аллаһуның бу эшенә
    Күпме акыл салынган!

    Шайтан сүзенә ияреп
    Булганнар үкенүче,
    Ярый әле чын тәүбәне
    Аллаһ кабул итүче!

    Берсе арты берсе туган
    Игезәк балалары,
    Үсеп буйга җиткәннән соң
    Бозылган аралары.

    Әкълимәгә кем яр булыр?
    Кабилмә я Һабилмә?-
    Аллаһ парлашу эшләрен
    Бездән яхшырак белә!

    Кабил Һабилне үтергәч,
    Лаек булган тәмугка.
    Начар үрнәк күрсәтүче-
    Барсы да якын утка!

    Шис пәйгамбәр балаларын
    Туры юлга өндәгән,
    Адәм галәйһиссаләмнең
    Васыятьләрен үтәгән.

    Бары Кабил балалары
    Сайлаганнар чит юлны.
    Алар белән бергә булып,
    Булмагыз шайтан колы!

    Аллаһуның ихлас колы-
    Идрис галәйһиссаләм,
    Ислам диненә чакырган
    Көчле дәлилләр белән.

    Гомренең күбрәк өлешен
    Үткәргән гыйбәдәттә,
    Аңа –Аллаһ ризалыгы!
    Ул –мәңгегә җәннәттә!

    Нух пәйгәмбәр озак еллар
    Вәгәзләгән халыкны:
    -Дөреслектә, Аллаһ тыя
    Сыннарга табынуны!

    Саваплы эшегез бик аз,
    Ә гөнаһларыгыз күп!
    Аллаһу Тәгаләнең бит
    Безгә ихтыяҗы юк!

    Күп тапкырлар чакырып та
    Кертәлмагач иманга,
    Нух пәйгәмбәр дога кылган
    Киребеткән халкына.

    Кәферләр һәлак булганнар
    Туфан суына батып-
    Аллаһуның газабыннан
    Булмый беркая качып!

    Һуд пәйгәмбәр,аның халкы
    Озын буйлы, киң күкрәк.
    Аларның беләкләрендә
    Ташып торган көч-куать.

    Пәйгәмбәргә иярмичә,
    Имансыз булганнарын,
    Аллаһ, көчле җил җибәреп,
    Һәлак иткән барчасын!

    Пәйгәмбәрләрен ялганчы,
    Сихерче диеп атап,
    Явызлыкта чиктән ашкан
    Сәмуд исемле халык.

    Сәлих гәләйһиссаләмгә
    Дәлил булган дөяне
    Золым итеп үтергәннәр
    Милләтнең залимнәре.

    Озак көттерми ирешкән
    Газабның иң катысы...
    Аларга әле тәмугта да
    Күп газаплар татыйсы!

    Лут җыеп әйткән үз халкын:
    -Берүк булмагыз харап,
    Аллаһ язмышларны яза
    Безнең нияткә карап!

    Сез эшләгән эшне беркем
    Моңа кадәр кылмады,
    Аллаһ зыянлы дигән эш
    Дөрестән дә зыянлы!

    Лут пәйгәмбәрнең догасын
    Аллаһ, тиз кабул итеп,
    Һәлак иткән, шәһәрләрен
    Астын өскә китереп!

    Ибраһим халкына әйткән:
    -Табынасыз кемнәргә?
    Чын мактаулар тиеш бары
    Аллаһу Тәгаләгә!

    Күрмисезмени, һәр елга
    Үз микъдарынча ага,
    Әйтегез, әгәр белсәгез,
    Моны кем эшли ала!

    Ай һәм кояш күк йөзендә
    Нинди төгәл йөрүче!
    Чөнки Аллаһ табигатьне
    Кимчелексез төзүче!

    Аллаһ түшәгән җир өсте
    Нәрсә генә үстерми!
    Бу могҗиза түгелмени-
    Беркайчан да искерми!

    Күңел күзләрегез белән
    Аяк астына кара!
    Җылы җиргә су иңдереп
    Чикләвекләрне яра!

    Терене чыгара үледән,
    Үлене чыгара теректән,
    Тиңдәше юк Аның, Аллаһ,
    Азат бар кимчелектән!.

    Ибраһимны Ул коткарган
    Нәмрут утка яккачтын.
    Аллаһ үзенең колларын
    Ышанычлы яклаучы!

    Хаклыкта таза торганга
    Ару- талуны белми ,
    Аны барча дин әһеле
    Тик мактап кына сөйли!

    Аллаһ илчесе Шөгаиб
    Ибраһим нәселеннән,
    Халкына кушкан туктарга
    Гөнаһлы кәсебеннән!

    Сату-алу эшләрендә
    Үлчәүләрне бозмаска!
    Алдау, талау юлы белән
    Кешеләр рәнҗетмәскә!

    Тыелырга тиешсезне
    Кешеләрдән алудан!
    Намус белән эшләгәннең
    Хакын бирми калудан!

    Кабул итмәгәнгә күрә
    Үзенең пәйгәмбәрен,
    Көтмәгәндә һәлак иткән,
    Аллаһ ,Мәдьян шәһәрен!

    Бу халыкларның үлеме
    Гыйбрәт безгә бүген дә.
    Аларга көчле дәлилләр
    Үле диңгез төбендә!

    Хуран халкын чакыручы
    Хак юлга адашудан,
    Аллаһуга нык бирелгән
    Әйюб пәйгамбәр булган!

    Бер-бер артлы килгән кайгы
    Рәнҗетсә дә хисләрен,
    Аллаһуга шөкер иткән
    Көндезен һәм кичләрен!

    Күрсәтеп сабырлык үрнәге
    Тыела гөнаһлы фикердән,
    Кортлар ашаса да тәннәрен
    Туктамаган намаз- зекердән!

    Исмәгыйль, Исхак пәйгәмбәр
    Ибраһим балалары,
    Гарәпләр белән яһүднең
    Борынгы бабалары.

    Ягъкуб балаларын җыеп
    Нәсихәтләрен биргән,
    Аллаһуның ләгънәтенә
    Дучар булмагыз, дигән.

    Хөкемнәрен дә бозудан
    Сакланыгыз сез берүк,
    Аллаһ сөймәгән эшләргә
    Безнең хокукыбыз юк!

    Шөкер итегез Аллаһның
    Биргән байлыкларына,
    Безне ничек артык кылган
    Дөнья халыкларыннан!

    Якынча мең еллар элек
    Безнең эрага кадәр,
    Фиргаунга бәла булып
    Килгән Муса пәйгамбәр.

    Тур тавында аңа иңгән
    Аллаһтан ошбу хәбәр:
    -Тәүрат кушканча яшәгез
    Корьән иңгәнгә кадәр!

    Мусага ышанмаганнар,
    Аллаһуны күрсәт, дип.
    (Мондый сүзне әйткән кеше
    Тәмуг өчен күсәк бит!)

    –Әллә бер дә күрмисезме
    Аллаһуның бу эшен:
    Карагыз, дөнья көйләнгән
    Ихтыяҗларга безнең!

    Аллаһуның эшләренә
    Игътибар белән кара-
    Кирәк саен җир өстенә
    Яңгырлар килеп ява!

    Ничек ышанмый аласыз
    Бар итүенә юктан,
    Күпме тереклек чыгара
    Аллаһ үле орлыктан!

    Без яшәгән, торган Җирнең
    Нинди ныклы “түбәсе”!
    Бу дөньяда бары Аллаһ
    Чиксез кодрәт иясе!

    Аллаһ күп белемнәр биргән
    Хозыр галәйһиссаләм!
    Юлга чыксаң, һәрвакытта
    Юлдашың булсын икән!

    Аллаһ күп байлыклар биргән
    Дауд галәйһиссаләм!
    Аңа файдалы һәм бәрәкәтле
    Зәбур китабы иңгән!

    Кәферләр белән сугышта
    Батырлыклар күрсәткән,
    Кешеләрнең араларын
    Тик гадел хөкем иткән!

    Гыйбәдәттә ул куать иясе
    Аллаһ, тулысынча,аңардан риза
    Нәфес һавасына иярмичә
    Көнаралаш тота ураза!

    Гайсә галәйһиссаләмнең
    Васыятьләрен укыйк:
    -Миннән соң пәйгамбәр килер,
    Адашкан кавем булмыйк!

    Аллаһуның кешеләргә
    Таләпләре шундый ук-
    Пәйгамбәргә табынырга
    Дәлил иңдергәне юк!

    Ялган сүз,күп исраф итү,
    Риба алу – зур гөнаһ!
    Гыйбәдәт кылырга лаек
    Бары Бер, Ялгыз Аллаһ!

    Үз бәндәләренә, Аллаһ,
    Начарлык теләми, ләбаса,
    Без, кешеләр, Аңа нигә кирәк
    Гыйбәдәтебез дә булмаса!

    Пәйгәмбәрләрнең соңгысы-
    Сөеклесе Мөхәммәт.
    Аллаһудан булсын аңа
    Күп сәламнәр һәм рәхмәт!

    Аллаһ хөкеменә тугры,
    Дөрес сүз сөйли бары,
    Тәкъвалык һәм күркәм холык
    Аның төп сыйфатлары!

    Ышанмаса да күп кеше,
    Ул – Аллаһудан хикмәт.
    Ахырзаман пәйгамбәре -
    Бу бәхәссез хакыйкатъ!

    Аллаһның иң зур нигъмәте –
    Коръән аңа бирелгән,
    Аллаһ кушкан юлга керү –
    Иң зур бәхет диелгән!

    Корьән белән безгә иңгән
    Шәригать хөкемнәре.
    Бу – тәкъдимнәр генә түгел-
    Аллаһның әмерләре!

    Әгәр дә кабул итмәсәк
    Ихтыяр көчен җыеп,
    Кәферләр өстенлек алыр
    Безне бу эштән тыеп!

    Пәйгәмбәрләр юлы, шиксез,
    Иң гадел,хакыйкый юл.
    И , Раббыбыз, безләрне дә
    Шулар җөмләсеннән кыл!

    2008

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2409 | Добавил: гази | Рейтинг: 4.8/5 |
    Всего комментариев: 3
    3 MO11395  
    0
    Әгәр бастырырлык дип тапсалар, бу шигырьләрне Тукай сайты исеменнән теләсә кайда бастырырга була.Гази.

    2 гази  
    0
    Рәхмәт, Зөфәр әфәнде. Бу шигырьләрне гәҗитләрдә бастырганым юк шул әлегә.

    1 зуфар  
    0
    Хормэтле Гази,э бу шигерьлэрне гэжит битлэрендэ бастырганыгыз бармы?Яшь буынга укытасы иде,анлатып.

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz