Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2009 » Март » 24 » Бушлай сыр була тик капкында
    Бушлай сыр була тик капкында
    18:06
    Бушлай сыр була тик капкында.

    1.Бу дөньяда барча кешеләргә
    Рәхимле һәм шәфкатьле булган
    Бик куатьле һәм акыл иясе
    Бөек Аллаһ исеме белән!
    2. Әгәр Аллаһ бирергә теләсә
    Һәм баетса сине я мине,
    Я әйтегез , кем туктата алган
    Пәйгәмбәргә килгән вәхине!
    3. Киресенчә, бәла-каза килсә,
    Я кәсептә куйсак оттырып
    Әгәр Аллаһ моны тели икән
    Югалтудан булмый котылып!
    13. Бары дингә туры килгән эшләр
    Хәерле эшләрдән санала,
    Бу дөняда кемдер мохтаҗлыклар,
    Кемдер байлык белән сынала.
    4.Уйласак та бай яшибез диеп
    Вакытында” чәчкән-урганга”,
    Бүген безгә Аллаһ мулдан бирә
    Бары вәгьдәсендә торганга!
    5.Кешеләрне Җиргә хуҗа иткән,
    Күрсәтеп мәрхәмәт, хөрмәтен.
    Безгә биргән күпме, ничә төрле
    Файдалану, яшәү куатен!
    6.Кояшны бар иткән безнең өчен
    Бу эшкә дә хәйран калырлык!
    Туктаусыз яна ул , даими
    Җибәреп яктылык, җылылык!
    7.Йолдызлардан күкне зиннәтләгән
    Урыннар билгеләгән Айга да,
    Көн һәм төнне төгәл исәпләгән-
    Болар бар да безнең файдага!
    8.Ул үсемлек ,хәтта бөҗәкләрне
    Тәрбияләп үстерә, карап.
    Кышын бер үтергәннән соң
    Язын янә терелтә кабат !
    9.Үз мәхлукларына , Аллаһ,
    Саф һава ,чиста су булдыра,
    Ярый әле, яңгырлары белән
    Без пычраткан Җирне юдыра!
    11.Торган Җиребезне бина иткән,
    Ныклы “түбә” баш өстебездә,
    Табигатьне, барча тереклекне
    Яраклаштырган Ул,тик безгә!
    10. Бары безнең өчен булдырылган
    Сыер, сарык, кәҗә һәм дөя.
    Үзе биргән ризыкларга,Аллаһ,
    Шөкер итүчеләрне сөя!
    12.Корьән – сөннәт дәлилләре белән
    Ул безне яшәргә өйрәтә,
    Еллар узган саен йөзебезне
    Үзе теләгәнчә үзгәртә!
    14.Ирек бирсә дә мәрхәмәтле Аллаһ
    Йөрергә нәфсебез көенә,
    Безне яраклаштырган Ул,
    Дөреслектә ,ислам диненә.
    15.Ул акыл иясе һәм юмарт,
    Кимчелексез, төгәл, хатасыз,
    Бу иркен дөньяны, Аллаһ,
    Төземәгән бушка, максатсыз! 3-191
    16.Ислам юлындагы кешеләрнең
    Дәрәҗәсен күпкә күтәрә,
    Аллаһуга каршы булган эшнең
    Савабын юк итә, бетерә!
    17.Дөнья малын кәсеп итүчегә
    Дөнья малын бирә,”исәпләп”,
    Ахирәтне кәсеп итүчене
    Җәннәтенә кертә,хөрмәтләп.
    18.Корьән сүзе белән ныгытылган
    Дәлилләрен безгә күрсәтә,
    Буйсынмаучыларга-тәмуг!- диеп,
    Аллаһ безне катгый кисәтә!
    19.Искә алыйк Аллаһ кисәтүен
    Бисмилласыз ризык капканда,
    Үзебез дә яхшы беләбез бит:
    Бушлай сыр була тик капкында!

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1335 | Добавил: гази | Рейтинг: 4.8/4 |
    Всего комментариев: 3
    3 Тукай  
    0
    ukidik bez madrasada urandek bik kup narsalar
    dinebez va millat diep khayran gina janip-koydek smile

    2 гази  
    0
    Шигырьгә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт, Габдулла әфәнде. Габдулла Тукай да милләт, дин турында күп язган бит. smile

    1 Тукай  
    0
    smile

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz