Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 567

    Главная » 2009 » Март » 22 » җавап
    җавап
    16:01
    Бу дөньяда барча кешеләргә
    Рәхимле һәм шәфкатьле булган,
    Бик куатьле һәм акыл иясе,
    Бөек Аллаһ исеме белән!

    Дәрәҗәдә бик олуг һәм бөек,
    Юк Аның тиңдәше, иптәше,
    Барлыгына дәлил булып тора
    Аллаһның һәр сүзе,һәр эше!

    Ул мәңге бар һәм мәңге булачак,
    Аның башлангычы юк һәм ахры,
    Тотмый аны ару,талу,йокы,
    Җир, күкләр, барнәрсә Аныкы!

    Ул тумаган, тудырмаган,
    Охшамаган һичбер мәхлукка,
    Бул!- диюе белән бар итә, һәм
    Тели икән чыгара юкка!

    Ул һәрвакыт тере һәм уяу,
    Беркемгә кичерми ихтыяҗ,
    Бер Аллаһка гына- чын мактау!
    Бар тереклек Аңарга мохтаҗ!

    Ул акыл иясе, күрсәтә,
    Корьән сүзләренең хаклыгын:
    Кешеләргә мөмкин түгел белү
    Аллаһ белдергәннән артыгын!

    Һәр терек булмаган һәм терек,
    Баш ияләр Аңарга карап-
    Бу - югары фәлсәфәнең
    Төп соравына җавап!

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1359 | Добавил: MO11395 | Рейтинг: 5.0/4 |
    Всего комментариев: 6
    6 гази  
    0
    Сез хаклы , Габдулла әфәнде.Тукайның иҗаты бөтен милләтләр өчен дә файдалы.Сез мине шигырь язарга дәртләндереп җибәрдегез! Рәхмәт!

    5 Тукай  
    0
    эз-мэз урысча язарга да кирэк нэрсэ хэзер урыслар Тукайның кем икәнен дә белмичә үлеб китсеннәрме инде surprised

    4 гази  
    0
    Тукай сайты татар телендә генә булса бик күңелле булыр иде. Исемне сораган булса, исемне язган булыр идем.Гази.

    3 Тукай  
    0
    авторы робот булса кирэк роботларда гына шундый исем була (MO11395 )
    ну моселман булуы соендерэ узе smile

    2 зуфар  
    0
    Авторларнын исемен язып куйсак,доресрэк булмасмы?

    1 Тукай  
    0
    good

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Март 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz