Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Сез кайда яшисез
    Всего ответов: 570

    Главная » 2009 » Февраль » 24 » Гармун.
    Гармун.
    21:50
    Бала чакта миңа әти,
    Гел гармун ала иде.
    Гармун узе уйнамагач,
    Бочкага сала идем

    Ул чупрәле камыр кебек,
    Шундый китә купереп.
    Миңа зур бу гармун диеп,
    Өйгә керәм йөгереп.

    Шулай ала торгач һаман,
    Җиде гармун күперттем.
    -"Өйрәнмәс"-бу бала дигән,
    Әтидән сүз ишеттем.

    Тотып сугар җирең белән,
    Өйрәнмәссең гармунда.
    Менә сиңа - озын каеш,
    Арт ягыңы бор монда.

    Каеш төште чаҗ да- чаҗ,
    Акыл менде башыма.
    Әгәр әти гармун алсаң,
    Узең өйрән гармунда.

    Әле ярый вакытында,
    Әйтеп өлгердем димен.
    Шуннан акыл менде башка,
    Бутән артка төшмимен.

    Кем гаепле?- кул эшләде
    Артка мескен түзәргә.
    Үз үземне җәлләп куйгач,
    Яшьтә төште кузләргә.

    Вакыт үтә,- онытылмый,
    Әти каешы акыллы.
    Бутән әйбер жимермимен,
    Башка керткәч акылны.

    Бутән гармун алмаслар дип,
    Шатланып ергән чакта.
    Күрше, игезәк- тиңдәшләргә,
    Алганнар чын тальянка.

    Шул игезәк ике яктан,
    Гармун тартып уйныйлар.
    Берсе бака ягын баса,
    Сугышып та куйдылар.

    Ялт -йолт килә яшел тальян,
    Шикәрдән ак телләре,
    Мин дэ өмет итеп көтәм,
    Баскаларга телләрне.

    Минем башка көнләү хисе,
    Ямады чеметтереп.
    - җиде -гармун әрәм иттен,
    Дип куйды уй терттереп.

    Үз үземне әрләп ерим ,
    Карап торып -өйрәнәм.
    Игезәкләр уйнап туйгач,
    Гармун тартып көйләнәм.

    Шулай баса-баса телгэ,
    Гармун теле түзмәде.
    Ак бүрегем чыкты башта,
    Китте авылым көйләре.

    Ул вакытта ...телевизор,
    Авылда сирәк иде.
    Колхоз радиосы гел урысча,
    Көн озын сөйләр иде.

    Әйтерсең лә авыл халкын,
    Сихерли көйле моңнар.
    Әллә каян,чормалардан,
    Төште иске гармоннар.

    Тыныч торган авыл гүя,
    Йокысыннан уянды.
    Хәр бер йортта 4-5 бала,
    Һәммәсе дә уйнады.

    Авыл гүя бер оркестор,
    Тик юк дерижор гына.
    Хэр бер өйдән көйсезләнеп,
    Иске гармун сызгыра.

    Язгы сука җирен атлар,
    Трактордан уздырып,
    Бәрәңгене утырттылар,
    Бездән башка сызгырып.

    Кичке авыл урамында,
    Хәр вакыт тыныч иде.
    Үгез, сыер,сарык кәҗә,
    Өйгә кайтмый кич йөрде.

    Ул вакытта печән үсте,
    Бер берсеннән уздырып.
    Бер атнада эше бетте,
    Киптереп һәм тутырып.

    Без уйнаган көйгә кушылып,
    Каргалар да җырлады.
    Куначага менми тавык,
    Көн озын коткылдады.

    Бөтен биби ,үрдәк, казы,
    Өйрәнделәр биергә.
    Авыл халкы тәгәрәшеп,
    Тотындылар көлергә.

    Карт әбиләр,карт бабайлар,
    Таякка таянмыйлар.
    Безнең көйгә типтерәләр,
    Аякка зарланмыйлар.

    Бөтен булган авыл эте,
    Шундый сузып улыйлар.
    Безнең күзгә йокы тешкәч,
    Уйнамагач елыйлар.

    Бер эләккәч куначага,
    Әтәч тавык төшмәде.
    Сиптерәләр йомырканы,
    Капчык кына житмәде.

    Колхоз сыерлары сөтне,
    Өчләтә арттырдылар,
    Кибетчеләр моны күреп,
    100 гармун кайтарттылар.

    Минем кебек гармун телен,
    Тартучылар күбәйде.
    Җиде гармун исән булса,
    Безгә бик тэ җитә иде.

    Бик күп гармун кайткач, бетте,
    Кызыгы да калмады.
    Тавыклар да ялкауланды,
    Кирәген дә салмады.

    Шулай уйнап жәй дә үтте,
    Сирәгәйде гармунчы.
    Жиде курше жиде малай,
    Калды гармонь уйнаучы.  

    Мин дә күптән әти булдым,
    Билдә каеш җертмәдем.
    Улым гармун күпертмәде,
    Мин дә аны сүкмәдем.

    Бик тә акыл бирер идем,
    Суга гармун тыкмады.
    Мин гармунда уйнасамда ,
    Ул гармун кычкыртмады.

    Әгәр дуслар сезнең бала,
    Җимерсә дим бер нәрсә,
    Арттан каеш акыл бирми,
    Өйрәнер үзе теләсә......
    Зөфәр Әхмәт. 2006 ел 15 ноябрь

    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 2515 | Добавил: Губайдуллин | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 4
    4 зуфар  
    0
    Ник кереп булмый бу сайтка

    3 Кояшкай  
    0
    узе уйныймы сон? applause

    2 Губайдуллин  
    0
    [color=blue]Берсен эле дэ саклыйм

    1 Тукай  
    0
    applause
    гармун жалко sad nocomp

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Февраль 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    232425262728

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz