Татар барда, хәтәр бар диләр, Каршы киләм ботен уй белән. Бала,ата өчен җавап бирми, Тота җавап,боек эш белән. Әлегә кадәр түздем, дәшми ердем, Дөреслекне белми гөмер сердем. Имеш бабам өчен ай оялган, Кемгә дөрес,миңа калса ялган. Бу юлларны бөек галим язган, Яу кырында үзе булмаган. Ни өчен соң,күршесенә дошман кергәч, Ярдәм,дуслык кулын сузмаган. Уракчыга ике урак кирәк түгел, Дошманда күп бит хэйлә,җүләр түгел. Алгы рәткә куйган безнең татар данын, Саклар өчен үзендәге усал канын. Ә хәзер дус,син үзеңне куеп кара, Артта дошман,алда сөнгеләр. Кайда дуслар, шунда атлый кеше, Тик сөнгеләр моны күрмиләр. Мин язмадым ул тарихны җирдә, Күпме ачы сугыш килде илләргә. Диңгезлэрдэ бөек җиңү алган, Адмиралның исеме таныш кемнәргә?. Ул тарихлар безнең ,күптән югалган, Әллә дошман мәкерле уй уйлаган. -,Җиңүчегә хөкем юк- ди бездә халык. Эзләсәң дә дөреслекне булмый табып. Гасыр үткән саен,сүерелеп ,җирсез калып, Урак белән яклый алмый үзен халык. Нәфессезләр эзли җайлы урын, вакыт, Маңгай күзе күрми,сугыштыра байлык. 1999. Зөфәр Әхмәт.
|