Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 564

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай рухын рәнҗетмик!
    Без Тукайлы милләт баласы

    Милләтебез шигъриятенең якты йолдызы, маягы булган бөек Габдулла Тукайның туган авылы – Кушлавыч 1960 еллар башына кадәр Әтнә районына керде. 1959 елның көзендә районыбыз мәркәзе – Кенәр районы дип йөртелә башлады. Күп тә үтми, берләштерелгән районны Арчага куштылар. Әтнә Арчадан аерылганда Кушлавыч һәм башка күп кенә авыллар Арчада калды. Шулай итеп, Тукай райондашыбыз булудан туктады. Фани дөньяда кыска гына яшәп үткән гомерендә кимсетүләрне, мәсхәрәләүләрне күп кичергән, ятим булып кулдан-кулдан күчеп йөргән Тукаебызны авылы да үзенең төп районыннан аерылып күп тапкырлар чит колхозларга кушылып, аерылып, типкәләнеп яши. Кемнеңдер зур хастасы сәбәпле, Кырлайны мактап, беренче урынга куеп мемориал-комплекс музей төзеп күккә чөйгәндә, Кушлавыч аның күләгәсе астында кала. Ә бит киресенчә булырга тиеш иде. Әдип Кушлавычы турында үзенең «Туган авылым» шигырендә:

    Тау башына салынгандыр безнең авыл,
    Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
    Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
    Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән, – дигән юлларны укыйбыз.

    Ә менә Кырлай турында: «Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем», – дип яза. Бу юлларда аңа кайсы авыл якынрак икәнен күреп торабыз. Кушлавыч үзенең төп районына кайтарылып мәдәни вә рухи гамәлләрнең мәркәзенә әйләнергә тиеш.

    «Атна вакыйгалары» дигән гәҗитнең 25 март санында «Тукайның бердәнбер сөйгәне» дип аталган язмада мәрхүмне «Кыска буйлы, ябык, 12-14 яшьлек кызларныкына охшаган куллы, сул күзенә ак төшкән, башына урыс фуражкасы кигән, чәчләре озын булса да, һичбер вакыт таралмаган, киемнәре һәрчак шакшы, бөгәрләнгән, мендәр мамыгына баткан була иде» дигән юлларны укыйбыз. Мондый сүзләрне аның дуслары түгел, ә аның талантыннан, гүзәл кыз Зәйтүнә Мәүлидовадан көнләшкән дошманнары язып калдырган булырга тиеш.

    Минем туган авылым Яңа Җөлби Кушлавычка якын булып, кешеләре аралашып яшиләр. Әтием мәрхүм Тукайның чордашы (1887 елгы), аның белән таныш булган. «Башында матур кәләпүш, өстендә кара камзул булыр иде. Сөйләменнән үк талант иясе икәне беленеп торыр иде», – дип сөйләгәне исемдә калган. Тән, гәүдә кимчелекләре турында сөйләгәнен ишеткәнем булмады. «Тукай белән әңгәмәләр» циклында яхшыны начардан аера белмәгән, надан мулла турында: «Өстенә әллә ничә җиренә май тамган чапан кигән, муенына пычранып беткән ленталы медаль таккан, сакалы тәрбиясез ат ялы шикелле чорналып, чуаланып бетүе, кыскасы, һәр җире, әгъзасы моның надан икәнлеген белдереп тора иде», – дигән әдипнең сүзләрен укыйбыз. Мондый сүзләрне үзенә, киемнәренә игътибарсыз кеше әйтә алмас иде. Заманында Сәгыйть Сүнчәләй: «Гаеттән чыктым да, Тукайга дип «Болгарга» юнәлдем. Керсәм, Тукай өстәле янындагы караватына утырган. Яңа күлмәк кигән, кәләпүштән. Алдында Коръән. Бүлмәсе ару…» – дип язылган. Китаплардан укып белүемчә, 1903–1904 елларда Тукай Уральскида балалар укыткан. 1900 елда «Яңа кыйрәт» дип аталган уку китабын бастыра. Әлеге әсбап 1913 елда укытучыларның Уфада узган киңәшмәсендә иң яхшы дәреслекләрнең берсе дип таныла һәм мәктәпләр өчен төп уку китабы итеп кабул ителә. 1910 елда икенче дәреслеген дә бастыра. Шушы язганнарымнан чыгып, Тукаебыз һич тә бомжлар кебек йөрмәгән, бәлки заманына күрә, күркәм киенеп, мәдәниятле ир-егет булып яшәгән, дип әйтергә җирлегебез бар.

    Ахыргы сулышына кадәр булган барлык көч-куәтен милләтебез өчен биргән, җәмгыятьтәге тискәре якларны күреп-ишетеп, үзенең үткен каләме аркылы халыкка җиткергән, динебезгә хөрмәт, мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр язган Тукайны Совет елларында имансыз, динсез итеп күрсәтеп, аңа нахак ярлык тактылар. Берничә мәшһүр шигырь юлларына күз салыйк:

    «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
    Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!»(«Туган тел»)

    «Ходай! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;
    Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһехак! Аллаһеәкбәр!», – дим. («Тәәссер)

    «Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
    Рәхмәте бик киң аны, һәрдаим таян син аллага!» («Таян аллага»)

    «Коръән укысам» һәм башка бик күп кенә шигырьләрендә динебезне, Аллаһны мактау сүзләре яңгырый. Һәрберебезнең бәгыренә үтеп керердәй сүзләрне язган бөек шәхесне динсез, имансыз дип атау олы гөнаһ санала.

    «Әмма ләкин татарга да илчене биргәнсең, Ходай!

    Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай», – дип дөрес бәһа биргән хөрмәтле зат Йосыф ибн Ягъкуб.

    Хәзрәти Тукаебызның иманына кизәнерлек нигез юк. Аның гөнаһсыз пакъ җанын тынычлыкта калдырыйк. Газета битләре түзә икән, дип аның турында теләсә нәрсә язарга беребезнең дә хакы юк. Үзе әйтмешли, «җитәр болганчык күлдә балык тоту».

    Һәммәгезгә изге теләкләрдә калам.

    Хәйдәр ГӘЛӘВИЕВ.
    Әтнә районы, Кече Әтнә мәчете имамы.

    Редакциядән. Хөрмәтле Хәйдәр хәзрәтнең язмасын бик тә дулкынланып укып чыктык. Тукай иҗатын, татар әдәбиятын тирәнтен белгән укучыбызның мәчетләрендә имам булуы белән авыл халкы да горурлана ала. Нахак сүзләрдән бөек Тукаебызны шулай дәлилләп яклый алган Кеше, башкаларны да рәнҗетергә юл куймас. Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле озын гомер бирсен. Балаларыбызны да диндә булган яхшылыкка, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, ана телебезнең ләззәтенә шатлык һәм сөенеч белән өйрәтергә язсын.

    beznen.ru

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (21.04.2011)
    Просмотров: 966 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2017
    Конструктор сайтов - uCoz