Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай премиясен яклап
    Тукай премиясен яклап 

    Азмы-күпме әдәбият-сәнгатькә хезмәт итеп, гомер буе шагыйребез иҗатына ихласлык, үз идеалларына тугрылык үрнәге итеп табынган татар буларак, ел саен бирелеп килә торган Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе дәгъвалаучы кандидатлар исемлеген кызыксынып көтеп алуым табигый халәттер дип уйлыйм.

    Рәсми исемлек һәркем күңелендә үзе төзегән исемлеккә тәңгәлме? Быел кем чираты? Кем лаек? Кемгә насыйп? Премиягә лаек кеше табылмау – фаҗигаме? Исемлек газеталарда басылып чыккач, кандидатларның бүләкләүгә тәкъдим ителгән әсәрләрен кабат Тукай каланчасыннан карап, аның күзлеге аша күрергә тырышу да шагыйрь рухын рәнҗетмәс дип ышанам. Шул уйлар белән шул ышанычка таянып, кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. 

    Премия җаны-тәне белән иҗади шәхес Габдулла Тукай исемендә булгач, аны дәгъва итүчеләр дә иҗади гамәл кешеләре булырга тиешлеге исбатлаусыз да аңлашыла. Иҗат белән иҗатның бер-берләреннән нык аерылуы да исбатлау сорамый. Ә бездә бюджет акчасына экономия максатындамы, әллә мәшәкатьләрдән бер селтәнүдә арыну максатындамы – шагыйрьгә дә, сынчыга да, кәсепче җырчыга да Тукай премиясе мәгъкуль, имеш?! Ярый, шагыйрь-язучы, сынчы, композитор, рәссам бер чанага сыйсыннар, ди. Ә болардан тыш тагын ничәмә төр-категория иҗатчыларны, әйтик, «күлмәкчеләр» белән «чүлмәкчеләр»не кая утыртырга? Бугаз белән җырлау да («горловье пение» диләр), энә күзенә дөя сыны ясап урнаштыру да, борча дагалау да иҗади гамәл. Әлбәттә, ул гамәлнең нәтиҗәсе сәнгать әсәре булып чыкса. 


    Һәр иҗат төренең сәнгатькә әверелгәне мактауга да, бүләкләүләргә дә лаектыр. Әмма ләкин һәр иҗат әһеле сәнгатенә тәңгәл бүләк алса гына, замандашлары тарафыннан хуплау таба. Бүләкләнгән әдәби әсәр яки сәнгать әсәре милләт тарафыннан кабул ителеп, аның хәзинәсен тәшкил итсә, иҗатчысын милләт сакчысы итеп таныйлар. Аларга милләттәшләре үзләрен бурычлы да, рәхмәтле дә саныйлар. Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова иҗатлары Тукай премиясенә лаек булган икән, моңа һәр милләтпәрвәр татар кешесе горурлык белән кулын куйган дип белергә кирәк. Кул куюга һәм милли мактанычыбыз булырга лаеклы лауреатларыбыз исемлеген озайтып та булыр иде. Лаексыз булсалар да, лауреат исемен яулап алырга ирешкәннәргә караганда, премияне лаеклы алучыларыбыз күпчелек. Сүз шул азчылык бөтенләй булмаска тиешлек турында барганда, исемлектә эталон шәхесләребез генә күрсәтелү дөрес аңланыр дип уйлыйм. 

    Яшерен-батырын түгел – премияне бирү һәм аны алу юллары күптөрле. Без аны күреп-ишетеп торучы шаһитларбыз. Юлларның иң турысы, шиксез, Ватанга, милләткә ихлас хезмәт итү юлы. Әмма ләкин Ватанга хезмәт итүне хакимияткә, режимга хезмәт күрсәтү белән яшәп килүче идеологиягә яки аның идеологларына «ләббәйкә» белән алыштыру юлы да һәр системада үзенә кулланыш тапкан. Арткы ишектән кереп, парадныйдан чыгып, әрсезлек канатларында максатларына ирешүчеләрнең юллары такыр. Болар Гётеның: «Талантсызлар гына тыйнак була», – дигәнен ялгыш аңлап, шига итеп кулланучы «шомабаслар». Алар, максатларына ирешер өчен, буе-уе җиткәннең һәммәсеннән белеп файдалана: якташлыктан да, әшнәлектән дә... Һәм... теләгенә ирешә!.. Бу урында ничектер Дәрдмәнднең дүрт юллыгы искә төшә: 

    Җитәр инде, Дәрдмәнд, 

    сүзне озатма,

    Катып калган

    күңелләргә боз атма!

    Күңелең өчен телең

    булсын тозаклы,

    Йөз аклыгың өчен –

    авызың йозаклы!

    – дигән ул үз-үзенә.

    Бик хаклы әйткән булса да, бер башлагач, телне тозаклап, авызны йозаклау читен. Даһи шагыйрьгә каршы килү булса да, сүзебезне дәвам итәбез. 
    ...Борынгы Австрия армиясендә Мария Тереза ордены бик кыйммәтледән саналган. Аңа приказга каршы үз белдеге белән үзенчә җиңүгә ирешкән офицер гына лаек булган. Бу орден кавалерына кайда да ишекләр ачык, урыны түрдә булган. 
    Бездә проблемага үзенчә карап, аны үзенчә чишкән кешедән гаеп эзләп, аны җәмгыятькә каршы кую тенденциясе һаман «исән-сау», һаман әле үзенең яшәвен сиздереп тора. Янәсе, безнеңчә түгел икән, димәк, ул безгә каршы. «Контр!..»

    Бу Тукай премиясе лауреатлыгына кандидатлар сайлауда элек-электән үзен сиздереп килде. Хәзер дә сизелә. Бигрәк тә әдипләребез оешмасында. «Быел калдырмаслар инде, хезмәтләре биш премиялек», – дип көтәсең, исемлектә ул юк. «Ник ул юк?» – дип сорагач: «Ул бит башкалар кебек түгел – әллә нинди», – диләр. Нәкъ менә Тукай премиясе алырлык башкаларга охшамаган оригиналь сыйфатлары һәм оригиналь иҗаты өчен кеше үзенә тиешледән мәхрүм ителә. 

    ...Декабристлар эше буенча тикшерүләр алып барган чорда Петр Андреевич Вяземскийдан тикшерүче:
    – Что есть любовь к Отечеству в нашем быту? – дип сорый. 
    – Ненависть настоящего положения, – ди Вяземский җавабында. 
    Әгәр бүген бездә берәрсе шундый сорауга шундый җавап бирсә, иҗади эшләре белән күптән Тукай премиясенә лаек булса да, аны хәтта дәгъвачыларны барлау исемлегенә дә кертмиләр. 

    Бу Тукай премиясе бирелү гамәлгә кергәннән алып шулай бара, ягъни 53 ел буена. Премияне бирү һәм алу кагыйдәләре «Партия – совесть нашей эпохи» заманында кабул ителеп, инде ул партия гаепләнгәч тә, аның канун-кагыйдәләре буенча яшәү демократик үзгәрешләрнең һаман әле юклыгы турында сөйләмиме? 

    Яңа заман, яңа ил, яңа конституция. Димәк, дәүләт премияләренең статусы, аны бирү-алу кагыйдәләре дә яңа булырга, демократия шартларына туры килергә тиешлеге исбатлау сорамыйдыр. Безнең буын кешеләре ул премия статусы турында «дәүләт премиясе» дигәннән башка берни дә белмәгән кебек, аны бирүче комиссия составы һәм хокуклары турында да хәбәрдар түгел. Һәр елны дәгъвачылар исемлеге белән бер үк газетада комиссия әгъзаларының да исемлеге басылса, нур өстенә нур булыр иде. Әгәр дә комиссия әгъзалары карарларын кабул иткәч, дәгъвачылар тарафыннан үзләренә ясалган басым төрләре белән дә җәмәгатьчелекне таныштырырга җөрьәт итсәләр, бу инде, премия өләшүдәге гаделсезлекләргә каршы көрәштә сизелерлек бер яңалык булыр иде. 

    ...Узган гасырның соңгы елларында австрияле язучы Эльфрида Элинек көтмәгәндә Нобель премиясе лауреаты була. Бу эштә Австрия Премьер-министрының кулы уйнавын сизенгән академик Кнут Андлун каршы тавыш бирә. Күпчелекне җиңә алмагач, протест йөзеннән, комиссия составыннан чыгарга мәҗбүр була. Мин беркемне дә комиссиядән китәргә яисә кемгәдер каршы тавыш бирергә димләмим. Әмма һәр әгъза үз тавышы белән өстенә Тукай җаваплылыгы алганын белергә тиеш. Комиссия әгъзаларының карары әрсезләргә әрсезләнмәслек, әрсезлекне яклаучыларны фаш итәрлек канун кебек булырга тиеш. 

    «Һәр атка – үз камыты!» – ди халык. Бер үк кешенең берничә тапкыр дәгъвачы булуы да комиссия карары белән нигезләнергә тиеш. Әгәр дә комиссия ишектән кугач тәрәзәдән кергән дәгъвачыга премия бирелмәүнең сәбәпләрен матбугат аша халыкка ирештерми икән, ул әрсез морҗадан кермәсә, баз аша идән сайгагын күтәреп керәчәк; алай да керә алмаса, бишмәтен әйләндереп киеп яисә башка исем белән узачак. (Сугыш вакытында, ачлык елларда авылда саилчылар шулай хәер сорашып йөриләр иде. Бер үк йортка кабат кергәндә, танытмас өчен, өс киемен әйләндереп кияләр). 

    ...Әйе, уздылар... Узмаслар дип, ышаныч белән әйтеп булмый. Чөнки бүген әле «телефон хокукы» да, «кода-кодагыйлык» та, ришвәтчелек тә яшәүдән туктамаган, кыяфәтләрен генә үзгәрткән; коррупциягә каршы көрәш тә һаман «буксовать итә», рельслары мулдан майланган, ахры. 

    Һәр иҗат гамәленең сыйфатлы сәнгать әсәренә әверелгәне мактауга да, бүләкләүләргә дә лаек. Әмма ләкин һәр иҗат әһеле сәнгатенә лаек бүләкләнгәндә генә замандашлары тарафыннан хуплау таба. ...Әйтик, «даһи скрипкачы композитор Поганини икенче бер даһи иҗатчы – рәссам Гойя исемендәге Рәссамнар премиясе белән бүләкләнгән» дигән хәбәрне кайдадыр укысак та, без моңа, шиксез, гаҗәпләнер идек. «Виртуоз рәссамның виртуоз музыкант белән нинди уртаклыгы бар?» – дияр идек. Ә менә: «Гойя, Паганининың скрипкада могҗизалар тудыруына сокланудан, аңа «Мадрид фетнәчеләрен ату» картинасын бүләк итеп биргән; ә Паганини, рәхмәт йөзеннән, Гойяга багышлап, 5 сәгать буена скрипкада үз көйләрен уйнагач, шунда ук алган бүләген Прадо музеена тапшырачагын, мондый бүләкнең бөтен халыкныкы булырга тиешлеген игълан иткән», – дисәләр, ышанабыз! Чөнки бу очракта бер даһиның икенче бер даһины сүзсез дә аңлау ихтималы, ике даһиның да шашкын темпераментлы, көтелмәгән гамәлләргә һәвәс шәхесләр булуын күрсәткән мәгълүматлар безне дәлилсез хәбәргә дә ышандыра ала. 

    Һәр иҗат төренең үз премиясе булса, ул, әлбәттә, гакылга муафыйклыгыннан, гаҗәпләнү тойгысы тудырмас иде. Әйтик, Тукай премиясе белән – язучылар; рәссамнар, сынчылар – Бакый Урманче; музыкантлар – Салих Сәйдәшев; театр әһелләре Г. Кариев исемендәге Дәүләт премияләре белән бүләкләнсә, беркемне дә аптырашта калдырмас иде. 

    Каләменнән тамган һәр кәлимәне, шигадай, тормышыбызда кулланып, исеменә олы хөрмәт белән яшәсәк тә, һөнәри яктан аңа чит, шикле яки бәхәсле «сгриффито», «мозаика» монументаль-декоратив-гамәли сәнгать «әсәрләрен» кайчандыр, каядыр урнаштырган өчен бүген шагыйрь исемендәге премия дәгъвалау, ким дигәндә, әрсезлек. 

    «Тукайның ни гаебе?» – дип сорыйсы килә. Ләкин бу сорауны кемгә бирергә? 

    Гаҗәп өстенә гаҗәп хәлләр... Тәкъдим ителгән «әсәр» дигәннәренә күптән күз күнегеп, инде күңел күзенә чалынмаска әверелгән «сакаллыга» премия сораулары түгел, Тукайны «сгриффито»га бәйләргә тырышулары гаҗәпләндерә. 

    Акча һәркемгә кирәк; лауреат булу акча бакчасына үтәргә гарантия бирүче контромарка да булсын, ди. Әмма ләкин... борчымыйк мәрхүм шагыйрь рухын. Комиссияне дә чүкеч белән сандал арасына куймыйк. Алар өчен лаеклардан лаеклыны сайлау да чишү формуласы булмаган авыр мәсьәлә. Ә лаеклы булмаганда моны ничек исбатларга? Бик читен хәл һәм чишү өчен авыр мәсьәлә. Дәгъвачының «сәнгать» дигәнен үлчи торган бизмән кебек әсбап булса, лауреатны сайлау эше бермә-бер җиңеләер иде дә – ул юк, булмас та. Барысын йөрәк аша уздырып, акылны эшкә җигеп, ихтыяр көченә таянып хәл итәргә кирәк. 

    Безнең милләт ялгышуларны да, көчләүләрне дә күп күреп, кимчелекләрне төзәтә-төзәтә, җәберләүләргә «күз йомып, тел йотып» күнәргә мәҗбүр ителгән булса да, үзе сайламаган, үзе танымаган ханга буйсынмаган. Бәйгеләрдә хәрәмләшүчеләрне кабул итмәгән, гадел көрәшә белмәгәннәрне мәйданга кертмәгән. 

    Соңгы еллардагы премия дәгъвалап, аны алуга ирешкәннәр исемлегенә күз салсак, кайберләренең, фатир алгандагыдай, чираты җитеп, җәмгыятьтә биләгән урыны, һөнәрчеләр гильдиясендәге абруе өчен генә бүләкләнгән булуын күрербез. Кандидатның җәмгыятьтә тоткан урыны, холкы-фигыле, иҗаттан тыш калган гамәлләре игътибарга алынырга тиеш булса да, лауреат итеп сайлауда төп күрсәткеч, әлбәттә, аның иҗаты – сәнгать җимеше. Ул җимеш милләтне саклау юнәлешендә нинди роль уйный; башка милләтләр аңа ничек карый, яңалыгы, милли хәзинә буларак кыйммәте, ачышы нәрсәдә? Халыкта ул әсәргә нинди караш? Милли тәрәккыятьнең лауреатлар санының артуында түгеллеген белсәк тә, сан артыннан куып, сыйфат һәм мәгънә турында онытмыйбызмы? 

    Без үскәндә (ачлык, фәкыйрьлек заманы) авылыбызда ике генә кешедә бизмән бар иде. Шуларның берсе – «якын бабай» дигәне, бизмәнгә ияртеп, шомарган таш кисәге бирер иде. Ник? Әйткән сүзе хәтердә: «Ташны ташламагыз – капчык авырлыгына салына!» ...Аналогия тулысынча тәңгәл килмәсә дә, сүзе бик образлы. Шагыйрь исеме капчык авырлыгына йөртелмәсен иде. «Йөргән таш шомара, тик ятканы мүкләнә», – диләр. Төрле-төрле капчык авырлыгына бер үк ташны куллану аны шомартса да, бизмәнгә ышанычны киметә. Исемендә премия, район, урам, сарай, театр, бакча һәм колхозлар булуы Тукаебыз абруена бер ни өстәмәсә дә, шулай кабул ителгәч, шулай бара инде, бара... 

    ...Кызык өчен юри тикшереп карыйсы иде: Англиядә Шекспир исемендә, Германиядә Гейне яки Гёте исемендә ниләр бар икән?! (Бу һич тә Тукайдан авыл саен аның исемендәге урамны күпсенү түгел. Әгәр дә без «ел буена яз» дибез икән, язның юклыгын күрсәтәбез. Шул мәгънәдә генә әйтелгән сүз.) Бер көн килеп газетада: «Тукай районы Тукай авылы Тукай урамында туып-үскән Шомбаевка «Тукай» дигән кантатасы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирергә» дигән указ басылып чыкса, моны укыган кеше иң элек: «Ни өчен?» – дип сорый. «Кантата» сүзен аңламаудан түгел, ә Шомбаевны һәм аның музыкасын белмәүдән. Композиторның милләт күңелендә яңгыраган һич югында бер көе булмаса, аны белмиләр. Аның турында хуплап һәм күпләп мәкаләләр язылу түгел, диссертацияләр якланса да, лауреат булуын халык якламый. 

    Тукайның үзен халык ни өчен яклап, үз иткән? Иҗатын, язганнарын үз иткәнгә, үзен дә үз иткән. 

    Италияле Доницеттиның «Себер сөргенчеләре» дигән операсында «Татар маршы» дигән бер көй бар. Шул көйне Моден шәһәре халкы гимн итеп җырлый. Патриотик тойгылары кайнау ноктасына күтәрелгәндә, башка шәһәрләрдә дә шушы көйгә җырлыйлар. Тора-тора «Татар маршы» итальяннарда озак кына еллар гимн буларак җырлана. Шуннан чыгып, Доницеттига Тукай премиясе бирү дөрес булырмы? 
    Татарга итальян кадәр дә хезмәт күрсәтмәгәннәрнең дә Тукай бүләген алу фактлары булгач, бәлки, дөрестер?

    ...Әйе, шулай: Тукай исеме өстәлү лауреатка ул теләгәнне бирсә дә, Тукайга берни дә өстәлми. Ул – милли символ. Таш кебек шомармый да, мүкләнми дә торган символ. Аның исеме өстәмәләргә дә, флаг итеп күтәреп йөртүләргә дә мохтаҗ түгел. Аңа төшү, кимү, сүнү куркынычы янамый. Ул даими. Ул – Тукай. Мәңгелек орбитасында әйләнүен генә белә ул. Орбитасын үзе тапкан сәнгатькәрләр генә шагыйрь исемендәге премиягә лаек булса, Тукайча булыр иде дә, гел алай килеп чыкмый шул. Моны иҗатчыны лауреат иткән әсәрнең хәлиткеч төп роль уйнамау факты гына да ачык күрсәтә. Андый очракларның еш кабатлануы турында да сүзләр йөри. Кире кагучы юк. Димәк, рас сөйлиләр. 

    ...Рәссамнар белән композиторлар арасында лауреат булмаганнарның инде бетеп баруы буяу һәм нота белән эш итүчеләрнең кандидатлыкка чират буенча басуына китерсә, күңелдә сәнгатьнең бу төрләрендә «застой» түгелме дигән шөбһәне уята.

    Бер үк композиторны инде ничә еллар буе лауреат мөнбәренә бастырырга тырышу бу шөбһәне шикләнүләргә әверелдерә. Композиторның «даһилыгы» турында чыккан «фәнни хезмәтләр» дәгъвачының халыкка ирешкән көйләреннән күбрәк тә, шәбрәк тә булу мәсьәләне тагы да катлауландыра. 

    «Халык әйтсә, хак әйтә» диләр. Белмим, кайда һәм ничек әйтәдер халык. Театрларда, мәсәлән, исемле, лауреат булган артистлар сан ягыннан гади артистлардан, ягъни исемсез артистлардан күбрәк. Тамашачы лауреат күрергә түгел, спектакль карарга килә. Ә спектакльдәге төп рольләрдә уйнаучы артистлар исем-званиесез, лауреатлыгы да әлегә чиратта гына. Әмма тамашачы аларны хуплый, кул чаба, ярата. Әгәр халыкның хак әйтүе шушы булса, бөтен хикмәт сәнгать әсәренең сыйфатында. 

    ...Тамашачы театрдан – яңа спектакльләр, композитордан – яңа көйләр, рәссамнан яңа картиналар көтә. Вакыйга булырлык яңа сәнгать әсәрләре, әсәрләндерерлек әсәрләр көтә халык. 

    Әсәре булса, милләт аны бәһали белә. ...Шәриф Камалның «Депутат» дигән хикәясендә Дума депутаты үзен озата төшүчеләргә нотык әзерли. Тик озатырга төшүче юк. Нишләргә? «Әзерләнгән нотык – әзерләнгән, шул өч кешегә булса да сөйләргә кирәк», – дип, бер читтә басып торган грузчикларга карап сөйли башласа, алар да: «Хатынына нидер әйтә, комачауламыйк» – дип чыгып ук китәләр. 

    ... Депутат сүз сөйләп яки сөйләми котыла алса да, лауреат сайлау комиссиясе карар чыгармый котыла алмый. Акыл иясе Сенекадан сорагандай, комиссиядән киңәш кенә соралса да, ул киңәш йә «бирергә», йә «бирмәскә» дигән тәгаен карар булырга тиеш. Һәм ул карар комиссия әгъзасының йөз аклыгы булып яисә намусына ягылган бер тап булып, аны гомере буе озатып йөриячәк. 

    Югарыда әйтеп узган, системага салынмаган таркау фикерләремнән нәтиҗә чыгарганда, лауреат сайлау – комиссия өчен генә түгел, гомумән дә, бик катлаулы һәм үтә дә җаваплы миссия. Һәм ул миссия Шәриф Камалның «Депутат»ындагыча «әзерләнгән нотык – әзерләнгән, шул өч кешегә булса да» дип кенә үтәлмәсә иде. 

    Кагыйдә буларак, күп нәрсәләрне без Мәскәү үрнәгендә, Мәскәү кушканча эшләргә тиешбез һәм шулай эшлибез дә. Нихәл итмәк кирәк – язмыш: шулай куелган, шулай бара. Россиянең үз Дәүләт премиясе бар. Элек ул Сталин исемендәге булса, хәзер исемсез генә Дәүләт премиясе. Нигә бездә дә булдырмаска? Тукай премиясе үз урынында кала. Калсын!

    Федерациянең төрле тармаклар буенча Дәүләт премияләре яши ич: Станиславский, Горький, Глинка, Суриков исемендәге дәрәҗәле премияләр. Акчалы да, затлы да премияләр. Үрнәге булгач, үрнәк алып, нигә безгә дә шул үрнәктә премияләребезнең статусларын үзгәртмәскә?! Һәр тармакның үз премиясе булса, борча дагалаган өчен дә, пластинкалар чыгарып саткан өчен дә, роман язган өчен дә һаман шул бер Тукай исемендәге премияне дәгъвалау булмас иде. 

    Сүз дә юк, Тукай исемендәге премиягә иң элек аның варислары – каләм ияләре, язучылар, әдипләр, шагыйрьләр, драматурглар лаек. Бу елгы дәгъвачылар арасында алар бар. Тәкъдим ителмәгәннәр арасында лаеклыракларының һаман исемлеккә кертелмәве генә күңелсез уйларга сала. Бу инде шул – мәдәнияткә сәясәт басымы, һич кенә дә сәясәтнең мәдәнилеге түгел. Бөтен өмет комиссиянең мәдәнилегенә һәм гаделлегенә терәлеп кала. Тукай рухын рәнҗетмәслек карар чыгачагына ышанып көтәбез. Көтәбез, без – көтәргә өйрәнгән халык. 

    Язмамны шушы урында төгәлләп, бастырырга дип машбюрога илткәч, сүз иярә сүз чыгып, шундагы редакция хезмәткәрләре белән манзара булып алды. 
    – Язмагызда фамилияләр күрсәтелмәгәч, ядрәсез пуля белән мылтык шартлату гына булып чыккан түгелме бу? – диде берсе. Икенчесе: «Исемне атасаң-атамасаң да, кемнең лауреат ителергә тиешлеге күптән хәл ителгән инде», – дип өстәде. Өченчесе, конкрет фамилияләр атап, «допрос» алуга күчте. 

    Мин, әлбәттә, язмамның максаты башка булуын аңлатырга тырыштым. Дәгъвачыларның тәкъдим ителгән әсәрләренә тулы анализ ясап, аларга бәһа бирү ул – бик зур, җаваплы һәм махсус тикшеренүләр сораган фәнни эш, дидем. 

    ...Әйтик, тәрҗемәче Вәлиева-Думаеваның тәрҗемәләрен алыйк. Һәрхәлдә, без бит Тукайны башка кеше кулы тимәгән килеш укучылар! Тәрҗемәсен тикшерү белгечләр эше. Алар әйтсен. Шиллер шигырьләре Жуковский тәрҗемәсендә басылып чыккач, бер журналда: «Бу Шиллер түгел, ә чит ил материалларына таянып иҗат ителгән рус шигърияте үрнәкләре», – дип язып чыгалар. 

    Мактаумы бу? Хурлаумы? Әгәр шушыңа тиң «хурлау»чы табылса, тәрҗемәче өчен моннан да зур, мәртәбәле мактауның кирәге дә калмый. Билгеле инде, «мактаучы»ның абруе Жуковскийныкы белән чагыштырырлык булса. 

    Кызып барган манзарабызны сүрелдерергә теләпме, әллә инде карт кешене тынычландырырга теләпме, моңа кадәр дәшми генә утырган бер журналист әйтә куйды: 

    – Бәйләнмәгез абзыйга. Журналистларның асылы Гиляровский: «Россия ике бәладән иза чигә: түбәндә – наданлык хакимлеге, югарыда – хакимият наданлыгы», – дигән. Без шулар кәсәфәтен күрәбез. 

    – Хакимият надан түгел. Вазифасы чикләренә генә сыймаган бер орган ул. Комиссия моңа чик куярлык хокук барлыгын 

    3-4 еллар элек раслады. 

    – Ничек? 
    – Хәтерегездә булса, лаексыз тәкъдим ителгән дәгъвачыны уздырмакчы булып, яклаучы чиновник, төрле сәбәпләр табып, аны өч тапкыр «тавышка» куйдыруга ирешә. Уздыра алмый, холыксызлана, үҗәтләнә. Чыгып, озак кына телефонда сөйләшеп кергәч, иң олы түрә исеменнән үтенә – үтми! Бу инде Гиляровскийның, «түбәндә – наданлык хакимлеге», дигәнен «түбәндә – хакыйкать хакимлеге» дип алыштыру кирәклекне дәлилли торган бер факт. Әйе, ахыр чиктә гаделлек җиңә. 
    – Шул ук кешенең дәгъвачылар исемлегендә тагын булуы нәрсәне күрсәткән факт?
    – Сез аны үзегез дә беләсез ич. 
    – Беләбез. Шуннан чыгып, сезгә дә киңәш итәбез: «Дон Кихот»лык чире белән авырмагыз! Андыйларны намус хөкеме белән җиңеп булмый. Хас иткән – ул инде чараларын алдан күргән, барысын хәстәрләгән дигән сүз. Аның «халык артисты» булуын гына хәтерләгез: беркөнне килә, керә, күрә, сөйләшә. Икенче көнне халыкныкы! Үзенә күрә талантлык галәмәте бит бу! Кемнәрдер гомерләре буе халыкка хезмәт итеп тә «атказанмый» китеп бара. Ә бу «соискатель» «VIP» мәҗлесләрендә «VIP» хезмәте күрсәтеп тә, хөкүмәт исеменнән чакырылып, режиссер заказлары алган булдыклы кәсепче. 

    – Тукай премиясе кәсепчеләргә тәгаенләнмәгән. 
    – Һөнәрче буларак та аның мактанырлык сыйфатлары бар. Әйтик, саф тавышы...
    – Лауреат исеме тавыш өчен түгел, шул тавыш белән үзенчәлекле сәнгать әсәре тудыра алган өчен бирелә. 
    ...Тавыш ул – физиология, механика – вибрация продукты, технология нәтиҗәсе. Мәсәлән, суны алсак, су – химия, водород белән кислород кушылу «нәтиҗәсе»: Н2О. Иң чиста, иң саф су ул – дистилляцияләнгән су. Аны аккумуляторларга гына салалар. Чистартылмаган су кебек дистилляцияләнгән су да эчәргә яраксыз. Саф тавыштан, чиста тавыштан үзенчәлекле чиста тавыш кадерлерәк. ...Һәр чишмә суының үз тәме була. Шул тәм аны башкалардан үзгә итә. «Нарзан», «Ессентуки», «Иж» сулары гына түгел, «Ачасыр», «Дәүеш», «Мамадыш» сулары да үз тәмнәре белән кабатланмас, кадерле. Җырчыларны халык тавышларының чисталыгы өчен түгел, ә үзенчәлекле тембрлы чиста тавышы белән үлгән җырларны да терелтеп, халыкның үзенә кайтарганы өчен ярата. 

    Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Усман Әлмиев, Хәйдәр Бигичев, Шамил Әхмәтҗанов, Рөстәм Маликов, Альбина Шаһимортова һәм башка даһи җырчыларыбызның язмаларын тыңлагач: «Менә нинди бай безнең милләт!» – дигән нәтиҗәгә килеп горурлану – хикмәтнең тавыш чисталыгында гына түгеллегенә иң саллы дәлил. 
    – Ягъни һәр җырчының үз йөзе булырга тиеш? 
    – Лондондагы Мадам Тюссо музеенда мәгълүм шәхесләрнең кыяфәтләренә нык охшаган балавыз сыннар куелган. (Ягъни курчаклар.) Оригиналларына охшашлык ягыннан алар кимчелексез охшашлар. Ләкин шул охшашлыктан гайре берни дә юк. 

    Сынны сәнгать әсәре иткән аның кабатланмас тышкы охшашлыгы түгел, ә шәхес сынында замана, тормыш, көрәш чаткылары чагылышның муллыгы. (Эрнст Неизвестныйның «Н.С.Хрущев» сынын гына хәтерлик.)

    Без телгә алган җырчы шәхесендә заманыбызның кайбер сыйфатлары кирәгеннән артык мул булса да, аның сәнгатендә иң мөһиме – үз тәме, үз төсе, үз йөзе, үз моңы юк. 

    Ул чиста, ул пөхтә, ул дөрес. Кыскасы, Н2О. 

    Суның кадере елдан-ел артса да, максатыбыз аны тикшерү түгел. Ә дәгъвачыларның тәкъдим ителгән әсәрләренең «тәмен» дә, кыйммәтен дә комиссиянең дөрес бәяләячәгенә ышанып, карар чыгаруларын көтеп калабыз. 

    Әхтәм ЗАРИПОВ
    Шәһри Казан
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (20.04.2011)
    Просмотров: 1099 | Рейтинг: 5.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2017
    Конструктор сайтов - uCoz