Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 564

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Тукай белән «әңгәмә»ләр
    Тукай белән «әңгәмә»ләр 
    (Кичәге һәм бүгенге көн турында)

    Сорау: 
    – Тукай әфәнде, заманында, Совет чорының кайбер галимнәре үзләренчә үҗәтләнеп, Сездән «социалистик» ясарга тырыштылар. Бу чыннан да дөреслеккә туры киләме?

    Җавап: 
    – Капиталистик төзелеш бетеп, дөньяга социалистик тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.

    Сорау: 
    – Ә бит без, сәвит заманы кешеләре, 70 ел буена социализмны төзеп карадык. Булды аның уңышлары-казанышлары. Булды аның кимчелекләре-хаталары. Бүген исә социализм «шинеле»ннән үсеп чыккан байтак кына бәндәләр аны эт итеп сүгә, корымга манчый. Социализм төзү хыялы, ни генә әйтсәң дә, изге нияттән иде бит. Халык шуны, ышанып, күтәреп алды. Әмма шушы матур идеянең эчтәлеген югарыда утырган зур җитәкчеләр үзләре боздылар ләбаса.
    Җавап: 
    – ...Социализмның уңышлы таралуы өчен үзеңнең бил багълап эшкә керешергә гайрәтең җитмәсә дә, һич булмаса, сүкмәскә вә күңелдән дошман булмаска кирәк.

    Сорау: 
    – Ә шулай да социализмга мөнәсәбәтегез ничек?
    Җавап: 
    – Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк. Халыкның, укый торгач, үткенләнә торгач, шул социализм фикеренә барып төшмичә хәлләре юктыр. Социализм кеби бер мөкаддәс мәзһәбкә кергәндә, матурланып, кеше булып, галим вә мәгърифәтле булып керик.

    Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез.

    Сорау: 

    – Дөньялар нык үзгәрде. Уналтынчы гасырда дәүләтчелеген югалткан татар халкы, авыр гасырларны кичеп, инде менә өр-яңадан үз дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш башлады. 1990 елның 30 августында җөмһүриятебез парламенты Татарстан Республикасының суверенитеты хакында Декларация кабул иткән иде. Көрәш дәвам итә. Аны кайнар яклаучылар күп. Шул ук вакытта гади халыкның билгеле бер өлеше, суверенитет һәм сәясәт дигәндә, артык егылып та китми кебек. Брежнев заманында тыныч һәм рәхәтрәк яшәдек, дип кенә җибәрәләр. Миңа калса, бу – өйдәге муллык, ашау-эчү белән генә чикләнү, рухи ярлылык, ашказаны коллыгына бирелү нәтиҗәсе. Әлеге фикер белән килешергә мөмкинме?

    Җавап: 

    – Әле безнең татар кардәшләр өч яшьлек бала хөкемендә генәдер. Өч яшьлек балага да сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки тышка яланаяк, яланбаш чыкма дисәң, билгеле, каршы торадыр.

    Шуның шикелле татарларга да болай итсәгез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәгез, үзенез өчен яхшы булыр дисәң, «Э...э...кирәкми, э...э...» – дип киреләнәләр.

    Сорау: 

    – Ә шулай да үзегез куйган сөальне бүген үзегезгә бирәсе килә: безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

    Җавап: 

    – Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде. Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бу турыда минем фикре касыйрем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл сулары сибик, гәзитә битләре илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик...

    Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр.

    Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мөнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ.

    Сорау: 
    – Тарихта күп нәрсә кабатлана, диләр. Дөрес икән. Менә «яңарып» яткан Рәсәйнең сәяси сәхнәсенә патша заманындагы Думаны өстерәп менгерделәр. Нәрсә соң ул Дума? Ул нишләргә тиеш? Бүгенге көн Думасы тегесеннән нәрсәсе белән аерыла?

    Җавап: 
    – Инде кара көннәр үтте, кайгы-хәсрәтләр артта калды. Дөньяда үз-үзенә зарар теләүченең булмавы табигыйдер... Бу ышанулар һәм бу өметләргә куану урынлымы? Беренчедән, бу Дума һәрбер кирәкле эшләргә катнаша алмас. Икенчедән, Дума чакырылганда да, ул бер эш турында хөкем чыгару яки бер мәсьәләне хәл итү өчен чакырылмый, тик бер төрле эшләр һәм мәсьәләләр хакында үз фикерен сөйләү өчен генә чакырыла.

    Хәзер дәүләт Думасына сайлау һәм сайлану хокукына ия булган күп кенә төркемнәр бар. Дума боларның арбасына утырыр, һәм ничек булса да боларның теләкләрен булдырырга тырышыр... Думаның байлар думасы булачагын, ярлылар файдасына төзеләчәк түгел икәнен күп санлы дәлилләр белән исбат иттек.

    Думаның хәзерге хәле мәче тырнагындагы тычкан хәленә бик охшашлыдыр.

    Бер кеше, комган берлә салкын су алып коенганда, суны тәненә тигезмичә, читкә түккәннән соң: «Әле дә ярый тимәде», – дип куана, имеш. Думаның урта партия кешеләренең хәрәкәте дә шул кешенең коенуы кабиленнән генә булырга охшыйдыр.

    Сорау: 

    – Җәмгыятебез ике багана арасында (социализм һәм капитализм) тетрәде, бүгенге көндә тормыш зир-зәбәр килде. Менә шулар җирлегендә гаделсезлек, явызлык өскә калкып чыкты. Адәмнәр усалланды, җаһиллектән дә, гөнаһтан да курыкмый башладылар. Дини китаплар искәрткәнчә, кыямәт көне килеп җитте кеби...

    Җавап: 
    – Шик-шөбһәсез – үзе! Инде эш үтте, булачаклар булды... Тиран сыйфатындагы кәһаре илә яратылмышларны асты-өстенә китерә икән. Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер?

    И явызлар! Монда килегез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдегез! Галимнәрне танымадыгыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыгыз, издегез. Алла гафилмени? Җавап бирегез! Нигә җылаган булып торасыз?..

    Сорау: 

    – Безнең бүгенге көн кешеләрен ничек бәялисез? Бакыр акчаның ике ягы булган кеби, бардыр тискәреләре, бардыр әле бу тормышның өметле бәндәләре дә?..

    Җавап: 

    – Һич кеше һичбер кешенең ярдәм соравына колак салмыйдыр; гүя кыямәт көнендәге кеби, һәр кеше үз нәфесе белән генә мәшгульдер.

    Фәкыйрьлек, мохтаҗлык бик авыр. Аны җиңеләйтүче юк... Бу күз яшьләренә, бу гөнаһсыз адәмнәрнең хурлыклы хәлләренең барчасына шул социаль төркемнәрнең тырышмавы-җайгыртмавы һәм кешелексезлеге сәбәптер...

    Тота белүчеләр булса, милләтнең акчасы мәктәп вә мәдрәсәләргә дә, шәкертләргә дә – һәммәсенә җитәчәктер.

    Милләт акчасының ханәкаһ конюшнәсендәге яклау сыерларының авызына гына агып торуы дәвам итсә, без бетәчәкбез..

    Сорау: 

    – Сәвит заманында бер генә партия бар иде. Ул да булса «җиңүчән, оештыручан» КПСС. Инде менә хәятебез бакчасына үзгәрешләр җиле бәреп керде.Сәяси мәйданда әллә ничаклы яңа, яшь фиркаләр барлыкка килде. Әйтегезче, ни-нәрсә соң бу партияләр?

    Җавап: 

    – Миллият сакларга уңнарыбыз, хөррият сакларга сулларыбыз да булсын.

    Кара кош та оча. Карга да оча. Черкидә дә канат бар, ул да оча. (Ләкин очу белән очу арасында аерма бар.) Арысланның гайрәте, төлкенең хәйләкәрлеге, куянның куркаклыгы, дуңгызның нәҗеслеге бар. Һичберенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан.


    PS. Җаваплар Тукайның 5 томлыгыннан алынды.

    Рашат НИЗАМИ
    Шәһри Казан

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (27.04.2011)
    Просмотров: 761 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 1
    1  
    biggrin

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2017
    Конструктор сайтов - uCoz