Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » Статьи » Мои статьи

    Юбилей алдыннан уйлану
    Юбилей алдыннан уйлану 

    Даһи әдибебезнең зур юбилее якынлашкан көннәрдә еш кына үземә шул сорау белән мөрәҗәгать итәм һәм... Уйга калам. Үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, дипломат та, сәясәтче дә, журналист та, җәмәгать эшлеклесе дә булган халкыбыз улының тел үткенлеге, кыюлыгы һәм тырышлыгы бүгенге татар яшьләрендә бармы соң? Бераз кыенсынып, шыпырт кына булса да, «бар!» диясе килә...

    Әйе, бик килә дә! Әллә тырышлыгыбыз булмаганга кыюлыгыбыз җитми, әллә кыюлыгыбыз җитенкерәмәгәнгә тырышмыйбыз төсле. Тел үткенлеге бар анысы, шик тә юк. Әмма Тукай сыман итеп без бу байлыктан файдалана белмибезме шунда. Бәлки, белеп тә файдалана алмыйбыз, ярамый да торгандыр?! Язылган һәм язылмаган кануннар бар бит... Ә Тукай берәүдән дә курыкмаган – мулласын да, патшасын да, байларны да, мөхәррирләрне дә, иҗатчы дусларын да, хәтта үз-үзен дә тәнкыйть утында тотарга, турысын әйтеп язарга һичкайчан кыенсынмаган. Без күп очракта тел яшерәбез, «ахыры начар бетәргә мөмкин бит!» дигән уй белән, күп фикерләребезне җиткерүдән тыелып калабыз... Күпчелегебез хәтта «толерант»лык сүзенең дә икеяклы булырга тиешлеген онытып, бу төшенчә астында битарафлык, ваемсызлык мәгънәсен күрсәтә башлады кебек. Әллә каныбызга сеңдерелгән коллык психологиясе, әллә башка сәбәпләр шунда, башка халыклардан аермалы буларак, үз-үзебезне – идентификациябезне саклап калу өчен хәлебездән килгәннең яртысы да эшләнелми төсле.

    Асылыбызга кайтырга омтылу

    Бу бүгенге татар яшьләренең барысы да бөтенләй берни эшләмичә кул кушырып утыра дигән сүз түгел әле. Тукай яшәгән чордагы яшьләрдән аермалы буларак, дәүләт сәясәтенә зур йогынты ясап, вазгыятьне татар файдасына үзгәртеп кору хәзерге буынның әлегә көченнән килмәсә дә, татарлыкларын саклап калу юлында эзләнү бар. Телебезне төрле яклап кысрыклаучылар табылып торуга карамастан, шул эзләнүдәге яшьләр киләчәгебезнең якты булачагына өмет уята. Сүзем – Казандагы яшьләр хәрәкәте һәм алар тарафыннан төзелгән төрле милли оешмалар хакында. 

    Мәгълүм булганча, Тукаебыз яшәгән чорда милләтебезнең иң прогрессив карашлы уллары «Казан шәһәрендә яшәүче мөселманнар җәмгыяте – Шәрык клубы»на йөргән. Европалаша башлаган җәдитчелек тарафдарлары бу клубта агарту эшләре алып барган. «Шәрык» затлы клуб булып саналган, анда үз вакытының иң зур иҗтимагый китапханәсе була, оркестр, театр, буфет эшли. Ул рәсми оешма булып санала. Губернатор Казан кунакларын да шунда алып бара торган булган. Мәсәлән, 1912 елда Госманлы империясенең элеккеге баш вәзире Садриәгъзам Һилми Пашаның килүе мәгълүм. Моны шул чор шымчылары язып калдырган. Клубка йөрүче шәкертләр һәм гимназистлар татар, рус, төрек, гарәп, француз телләрендә сөйләшкән. «Шәрык»ны бар кеше дә белгән, аның турында газеталар даими язып торган, ул бердәнбер, саллы, җитди, бай оешма булган.

    Октябрь инкыйлабыннан соң эшчәнлеген туктаткан «Шәрык» клубы 1997 елны бер төркем татар яшьләре тарафыннан рәсми теркәлмичә генә янәдән оешып китә. Аңа яңа сулышны Ландыш Харрасова, Рәфис Җәмдихан, Гамил Нур кебек кешеләр өрә, соңрак Зөлфәт Зиннуров, Мансур Кашапов, Алия Сабирова, Сәүбән Закиров һ.б. килә, алар буынын Эльмира Бәйрәмова, Гөлгенә Кәлимуллина, Рифат Сәлах, Наил Нәбиуллин, Ләйсән Фәтхетдинова һ.б. алыштыра. Аларның күбесе үз юнәлешләрен булдырган һәм хәзер «Шәрык» клубы составында яки аерылып чыгып яшьләр белән эшләүләрен үзләренчә дәвам итәләр. Элеккеге «Шәрык» клубына йөргән яшьләр европалашуны өстенлек итеп куйган булсалар, хәзерге «Шәрык»ның эше күбрәк татар мохитен булдыру, миллилегебезне саклап калуга, кире элекке асылыбызга кайтуга юнәлдерелгән. 

    Соңгы берничә елда Казандагы татар яшьләрен үзендә туплаучы бу клуб ел саен бер зур концерт ясап яңа буынны җәлеп итә. Ә быел бөек Тукаебыз чорында ук оешкан «Шәрык» клубына 105 ел тулган. Шул уңайдан яшьләр 18 апрель көнне үз көчләре белән Татар дәүләт филармониясе концертлар залын шаулатты. Катнашучыларның һәм залда утыручыларның барысы да диярлек «Шәрык»ка йөрүче яшьләр һәм соңгы вакытларда «Шәрык»тагы тематик кичәләргә чакырылган кунаклар булды. Бу үзенә күрә Казандагы татар яшьләренең милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә куйган тырышлыкларының күрсәткече булып тора. 

    Өметләребез сынмасын иде!

    Тукай әсәрләрен укыйм... 

    Ул туган һәм иҗат иткән вакытлардан алып татар халкы өчен ни үзгәрде соң? Укыйм да – сокланам һәм шул ук вакытта хәсрәтләнәм дә! Аның һәрбер әсәре бүгенге вазгыять өчен дә шулкадәр актуаль, һич үз яңалыгын югалтмаган. Кызганыч, ләкин нишләтәсең бит?! Кануни нигезләр безнең файдага булмаган заманда зур шәһәрнең кечкенә бер массасы гына җыела торган милли мәдәният учаклары, андагы җыр-моң гына безнең татарлыгыбызны саклап калуда төп терәк була алырмы икән соң? Белмим... Күпчелегенең асылына рус менталитеты үтеп керергә өлгергән, яртылаш татарлыгын җуя баручы яшьләребез хәзерге сәясәт йогынтысында бөтенләй манкортлашып бетеп, татарлыкларын тәмам җуймасмы? Бу сорауга әлегә уңай җавап бирү ничектер икеле... 

    Ә шулай да, өметсез – шайтан, диләр бит. Яшьләр дөньядагы үсештән артта калмаган рәвештә үзләренең миллилекләрен саклап калуда төрледән-төрле юллар эзли, чаралар үткәрә. Мәсәлән, кайчандыр шул ук «Шәрык» клубының әгъзаларыннан үсеп чыккан «Үзебез» хәрәкәте 26 апрель көнне Казанда ел саен әдипнең туган көне уңаеннан, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен үткәрә. Шуның кысаларында 23 апрельдә бу елны да төрле оешмалардагы татар яшьләрен командаларга бүлеп, «Татардозор» дигән уен оештырачаклар. Татарстанда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелеп үткәрелә торган мондый төр чара – чын мәгънәсендә татар телен өйрәнүгә булган ихтыяҗның бик түбән икәнлеген ассызыклаучы аяныч фал. Мәсәлән, рус милләте «Я говорю по-русски» дигән акция оештырса, бу безгә бик нык мәзәк булып тоелыр иде. Ә рус милләтенең үз-үзен саклап калу инстинкты гаять көчле. Алар «Мәктәпләрдә рус телен укыту сәгатьләрен арттырырга!», «Татар телен татарлар үзләре генә укысын, безгә үз телебезне ныклап өйрәтегез!» ише лозунглар белән мәйданнарга чыгарга да читенсенеп тормый. Шундый митингның берсе әле узган шимбәдә генә булып үтте. Иң аянычы шунда – хәзерге татар ата-аналары: «Балам русча укытыла торган югары уку йортында укый алмас, БДИны русча бирәсе бар бит...» ише сәбәпләр табып, үзләре үк балаларына татарча белем бирүгә каршы чыга. 

    Бу көннәрдә ТДГПУның татар филологиясе факультеты белән берләшергә торучы КФУның шундый ук юнәлешле факультеты күптән түгел Ачык ишекләр көне үткәргән булган. Чарага килгән укытучылар саны абитуриентларныкыннан артыграк булган ди. Менә шуннан бүгенге вазгыятебездә татар теленә карата мөнәсәбәт ачык чагыла инде. Бу хәл реклама җитеп бетмәүдән генә килеп чыккандыр дип, юанасы килә. Бик килә... Безнең балалар Тукай дәвамчылары була алырмы икән? Йөрәк әрни...

    Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
    Шәһри Казан

    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (24.04.2011)
    Просмотров: 808 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2017
    Конструктор сайтов - uCoz