Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои статьи [27]

    Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 564

    Главная » Статьи » Мои статьи

    И туган телем…
    2011 ел Татарстан Республикасында Тукай елы дип игълан ителде. Мәшһүр затка багышлап телевидение-радио, мәктәпләрдә төрле чаралар уздыралар, берсеннән-берсе атаклы галимнәр кабалана-шапырына конференцияләр үткәрә, руханилар дөньясы да читтә калмый, ә интернет челтәрендә хәттә Әлфия Туфан кызы Миңнуллина җитәкчелегендә махсус портал да барлыкка китерелгән. Әйтерсең лә, безнең республика күләмендә башка хәл итәрлек җитди мәсьәләләр калмады. КФУ да татар теле һәм әдәбияты факультеты җан бирде. Авылда татар мәктәпләре ябыла, мөселман балалары күршедәге рус мәктәбендә белем алырга мәҗбүр ителә. Татар балалары бакчасы юк дәрәҗәсендә. Мөселман балалары өчен 1-2 бакча бар барын. Анда уртача 1 балага аена 3.500 сум түлисе, ә "евро-комфорт” уңайлыклары булганында аннан да югары. Әлбәттә, урыннар анда юк түгел. Ләкин гафу итегез, кайсы укытучының мондый бәягә баласын тәрбиягә бирергә көче җитәр икән?

    Яшьләр өчен торак урыны белән ипотека турында язасы да юк. "Без булдырабыз!”. Ирексездән – нишләргә? – дигән сорау туа. Авыз тутырып МАКТАНЫРГА дип яза алам. Юк-юк-юк, мин татар халкыбызның сөекле әдибе истәлегенә багышлап уздырылган чараларга каршы түгел, ихлас күңелемнән сабый бала сыман шатланам, ләкин шул ук вакытта әлегә чаралар бары тик виртуаль булып калуына йөрәгем әрни.

    Узган атнада Казанда булган барлык китапханәләр буенча сәяхәт кылырга туры килде. Кызыксынып йөри дисезме? Юк, мин өйдә ятучы пенсионер, яки эшсез кеше түгел. Безнең кечкенә кызыбыз бар, көчебездән килгәнчә, булдыра алган кадәр татар-мөселман тәрбиясе бирергә ниятебез. Ислам кануннары буенча бала ул әти-әнигә әманәт итеп бирелә. Ягъни әти-әнинең вазифасы тиешле тәрбия бирүдә, чөнки Аллаһ Сөбһана вә Тәгәлә алдында һәр бер әти-әни үз нарасые өчен җавап бирәчәк. Шул сәбәпле әти-әнинең өстендә зур йөк, бер бурыч булып тора.

    Безнең кызыбызга 1.7 ай, ул китаплар белән мавыга, аларны мөкиббән китеп карарга ярата. Уенчыкларга аның әллә ни исе китми. Шулай итеп кызыбызны кайгыртып, аның ихтыяҗын кәнәгәтьләндерим дип, китап кибетләренә юл тоттым. Юл өстендә урнашкан бер кибетендә, гомүмән, татар китапларын мескен хәлдә берсе өстенә берсен тынкычлап, кысырыклап дияргә кирәк, киштәнең иң соңгы бүлегенә җыйнаганнар. Ләкин кечкенә балалар өчен – ни аяныч, бер китапта чыкмады. Аннан бераз читтәрәк тагын бер кибет күземә ташланды, кечкенә бер почмакта китапларга урын урнаштырырга урын бирелгән. Анда төрле-төсмердәге китаплар мода буенча киенгәннәр диярсең, шул кадәр бизәкле-завыклылыктан күзләр чагыла. Шунысы күңелне җылытты ки, шулар арасында татар китапларына өске катламнан урын бирелгән иде. Дөрес тынкычлап тутырылган, мәктәп балалары өчен китаплар җитәрлек. Ләкин кечкенә нәни балалар өчен юк. Ярый, күңелемне төшенкелеккә бирмичә мин Бауман урамында урнашкан татар китап кибетенә юнәлдем. Анда да нәни балалар өчен китапка сусаган күңелемне тынычландырырлык бер дигән китапта тапмадым. 15*15 формат китаплар бар, ләкин алар нишләптер барсы да "гармун” рәвешендә эшләнгән, сыйфаты начар, ә шуңа карамастан бәяне куя белү, китапта китерелгән шигырьләрдә мактану – анысы бездән!

    Шул ук вакытта күрше республика башкортлары үзләренең телендә глянцевый каты кәгазьдән, яхшы сыйфаттагы кечкенәләр өчен "менә” дигән китап бастырганнар да, үзләрендә генә түгел, монда да сатуга куйганнар. Рус балалар китапларыннан бер дә ким түгел. Дөрес, бәлки, сатучылар кимсенгән күрәсең, әлеге китапны татар китаплары белән янәшә урнаштырырга. Аны кеше күзе төшә алмаслык итеп, китап киштәсенең башка бер бүлегенең тематик яктан бер дә туры килмәгән өлешенә урнаштырганнар. Күпме Казан урамнары буйлап китап эзләргә көч түгеп кулыма бер китап та алмыйча чыгарга чын-чынлап хурландым мин. Бәлки, яшь әниләргә берәр методик кулланма булыр дигән икенче бер уй белән кабат китапларны күзләргә тотындым.

    Яшьләрдә, балаларда милли аң, күренекле шәхесләренә карата горурлык хисе тәрбиясен сеңдерәсе булгачтын, аны бишектән тәрбия бирә башларга, кечкенә мәсьәләләрдән хәл итәргә кирәктер дип саныйм.

    Якты уйлар, шат күңел белән өйдән чыгып киткән идем, күңел төшенкелеге белән өстерәлеп, хәлдән таеп, чак-чак өйгә кайтып җиттем.

    tatartime.com НАИЛ ГАРИФ
    Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (18.04.2011)
    Просмотров: 576 | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2017
    Конструктор сайтов - uCoz