Меню сайта

  • Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 237

    Главная » 2011 » Май » 6 » “Тукайның моңлы дөньясы”
    “Тукайның моңлы дөньясы”
    19:02
    5 апрель көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Г.Тукай тууына 125 ел уңаеннан "Тукайның моңлы дөньясы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чара Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе, Район балалар китапханәсе белән берлектә оештырылды. Укучыларга Г.Тукай тормышына, иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. "Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши Туган тел”, "Тукайның моңлы дөньясы” китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. 

    Әдәби-музыкаль кичәдә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары фортепьяно, баян, курай, скрипка уен коралларында Г.Тукай сүзләренә язылган музыка әсәрләре, халык көйләрен осталык белән башкардылар. Кичәдә "Яшьлек”, "Мизгел” бию төркемнәре, скрипкачылар, баянчылар, гармунчылар, курайчылар ансамбльләре чыгышлары зур кызыксыну уятты. Г.Тукай шигырьләренә язылган җырларны вокал классында укучы балалар күңелгә үтеп керерлек итеп башкардылар.

    Сәнгать мәктәбендә сәләтле балаларның күп булуы аеруча сөендерде.

    saby.tatar.ru

    Просмотров: 2736 | Добавил: tukay | Рейтинг: 5.0/1 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Май 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz