Меню сайта

  • Наш опрос
    Сез кайдан
    Всего ответов: 568

    Главная » 2011 » Март » 27 » Тукай премиясенә кандидатлар
    Тукай премиясенә кандидатлар
    16:29
    Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, тапшырылган әсәрләрне һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга тәкъдим итте:
    Вәлиева-Думаева Венера Сәлах кызы Г.Тукай шигъриятен тәрҗемә иткән өчен – "Сборники Габдуллы Тукая. Избранное” (2 бүлек), Мәгариф, Казан, 2006-2008 еллар;

    Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәд Мирза): "Киек каз юлында” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел); "Тере су” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китаплары өчен һәм "Адәм баласы” китабында басылып чыккан "Адәм баласы” (Мәгариф, Казан, 2009 ел) шигырьләр циклы өчен;

    Кәримов Камил Әдһәм улы (Камил Кәримов): "Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел) роман-дилогиясе һәм "Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005ел) романы өчен;

    Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан): "Боҗра вә Хөҗрә”: Шигырьләр, поэмалар (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм "Сагынмаклык” Истәлекләр, багышланмалар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен;

    Газиев Идрис Мөдәррис улы төрле елларда (2001–2010 еллар) концерт программалары, шул исәптән "Рөстәм Яхинга багышлап”, "Тукайга багышлап”, "А.Ключаревка багышлап” дигән концерт программаларын төзегән һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен, аудио язмада (3-CD, 60 татар халык җыры) "Татар музыкасы дөньясында” антологиясен эшләп дөньяга чыгарган өчен;

    Тимербулатов Шамил Харис улы "Женский лик Победы” Бишенче симфониясе һәм "Моя Казань” № 1 концерты (оркестр белән фортепьяно өчен) симфоник әсәрләре өчен;

    Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы өчен;

    Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы Гыйматдинова Нәбирә Миңнеәхмәт кызы (повесть авторы), Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (режиссер), Нәсыйхов Булат Вакыйф улы (рәссам), Галиев Рәис Абделхак улы ("Кәрим” ролен башкаручы) – Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча "Бүре каны” спектаклен иҗат иткән, куйган һәм төп рольләрне башкарган өчен;

    Вахитов Рифкат Мөхәммәд улы Татарстан һәм Россиянең күренекле мәгърифәтчеләренең портретлар сериясе һәм картиналар өчен: "С.Сәйдәшев”, "Р.Фәхретдинов”, "Идел-йорт, Ил – мәдәният минитрыагасы”, "Олуг Мөхәммәд”, Г.Тукай дөньясы;
    Рәссамнар коллективы: Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна – Татарстан Республикасында иҗтимагый биналар интерьерлары һәм экстерьерлары өчен уртак рәвештә булдырылган монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өчен, һәм "Волга”, "Татарстан” кунакханә комплексларында, Г.Камал театрында һ.б. "мозаика” һәм "сграффито” монументаль әсәрләре (тарихи әсәрләр сериясе), "Сәйяр” труппасы гобеленнары, "Су анасы”, "Сак-Сок”, "Шүрәле” халык әкиятләре буенча триптих; татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган картиналар сериясе – "Кукмара итекләре”, "Шагыйрәләр”, "Хаҗилар”, "Кайту”, "Биюче дәрвиш” һ.б. өчен.
    Ватаным Татарстан
    № 51 | 23.03.2011

    Просмотров: 859 | Добавил: tukay | Рейтинг: 4.0/2 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь новостей
    «  Март 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz