Иттмфакъ хакында
Күрен патша хәзрәтен, Җуйды халык хәсрәтен; Күргәч фетнә кәсрәтен, Киңлек бирде, бәдәвам.
Файдаланыйк киңлектән, Ваз кичик мин-минлектән; Көчле-көчсез тиңлектән Файда алыйк, бәдәвам.
Тырышыйк, и хас вә гам, һәр көн үзгәрә заман; Җитәр, йокламыйк һаман, - Таңнар атты, бәдәвам.
Кызганамын сезләрне, Ник ачмыйсыз күзләрне? Киләчәктә бәхетләр Көтә безне, бәдәвам.
Итик, дустлар, иттифакъ, Бетсен, кадалсын нифакъ; Тәнемез айрым булса да, Бер җан булыйк, бәдәвам.
Якты көннәр алдале, Җәһел безне алдалый; Бүлик без бер алманы Биш кисәккә, бәдәвам.
Җыйналып мәҗлес ясыйк, Бер-беремездән качмыйк; Наданлыкка юл ачмыйк, — Бик күп изде, бәдәвам.
Кайчанга чаклы татар Ушбу уйкуда ятар; Бер-берсенә ук атар, Иттифакъсыз, бәдәвам.
Ачыйк иттифакъка юл: Ушбудыр иң тугьры юл; Сыңар җиңнән ике кул Чыгарыйк без, бәдәвам.
Гафил — ваемсыз, пассив (кеше). Абразауный (образованный) — укымышлы. Тәрәкъкый — прогресс, алга китү. Иттифакъ — берләшү. Кэсрәт — күплек. Хас вә гам — әдәбиятта борынгыдан килә торган тәгъбир: «барыгыз да, барлык халык» мәгънәсендә. Нифакъ — икейөзлелек. Алдале — алда әле. Җәһел — наданлык.
|