Бәхре сани
Мондыйн соңра Фатыймапай ирсез калды, Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез калды; Инде карыйк, нишләр икән, чирсез калды, Калган гомре ничек үтәр, карыйк имди.
Инде иркен чыгып йөри урамлара, Барып ята яфрак асты урманлара, Исеме керде хикәячек, романлара, Үткән хәлен көйләп-көйләп язам имди.
Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен, Балаларын, гомер иткән йортын-җирен; Белде инде карт шәйтанга булу килен, — Бигрәк тә начар эш икәнен сизде имди.
Ялгыз йөри бакчаларда, урманнарда, Очырыйлар салкын яңгыр-бураннар да; Гомер итә, бүре кеби, урманнарда, — Урман — еем, урыс — ирем, диер имди.
Бу көнгәчә булган хәлне монда яздым, Яза-яза артык язып китә яздым; И Фатыйма, кызганамын — нигә аздың? Азмаганны һичбер каләм язмас имди.
Тагы ниләр күрсең, шуларны язарым, Язу язмактан ма гадә юк базарым; һич әксүксез, язарым дигәч язарым, — Башланган эш ташланмаса кирәк имди.
Бәхре сани — икенче үлчәүдәге (шигырь). Күрсен — күрерсең. Ма гадә — башка. Әксүксез — киметмичә, яшермичә, тулысымча.
|