Меню сайта

  • Категории каталога
    Мои файлы [18]
    Шигырләр [152]
    Әкиятләр [4]
    Урысча [15]
    Инглизчә [2]
    Хикәяләр [2]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 238

    Главная » Файлы » Мои файлы

    Кечкенә генә бер хикәя
    [ ] 18.01.2009, 01:26

    Кечкенә генә бер хикәя

    Бар иде бездә Сафи атлы кеше,
    Бик юаш, бичара, беркатлы кеше.

    Тире сатып, җон алып чыккан теше, —
    Бар эше шул, юк кеше берлән эше.

    Тиргәше юк, сугышы юк, төртеше;
    Рәнҗеми, таякласа да бер кеше.

    Дине таза, бик каты тәкъва кеше,
    Дикъкате бар, диндә бик әкъва кеше.

    Бик матур корылмыш иде тормышы,
    Яхшы иде, бик чибәр көн күрмеше.

    Бар иде бер Фатыйма нам хатыны;
    Язамын бу хатының бер катыны.

    һәр эштә бу Фатыйма уңган иде;
    Мактыймын: уңган иде, булган иде.

    һәм дә ямьсез түгел иде төскә дә,
    Модный форма күлмәк иде өстә дә.

    Бу хатынның һәйбәтилә гайрәте
    һәр заманда җәлеп итәрди хәйрәте.

    Сафи — абыстай иде, бу — абзыйдыр,
    Дөньяда мондый Сафилар азмыдыр?

    Сафи абзыйга бөтенләй баш иде,
    Сафи — муен,

    Фатыйма апай — баш иде.
    Хатының бер катыны — хатынының бер гадәтен.

    һәйбәтилә гайрәте — курку сала торган гайрәтлелеге.
    Җәлеп итәрди хәйрәте — хәйран итә иде.


    Тәкъва — изге.
    Әкъва — өстен.
    Нам — исемле.

     

    Сафи абзыйны изәр көрпә кеби,
    Кабарып үзе ата күркә кеби.

    Сафи абзыйга орышны мул бирер,
    Сафи абзый һәр заманда юл бирер.

    Башын иеп, арык ат кеби торыр,
    Фатыймасы аргамак кеби торыр.

    Фатыйма апай тарлана һәрнәрсәгә,
    һәм диер: бу нәрсәгә, бу нәрсәгә?

    Йә самавыр яки чәйнек шелтәсе,
    Лампа янмый — кыска икән филтәсе.

    Күз ачырмас, Сафи абзыйны талар,
    Әллә кайдан фетнә чыгарыр, табар.

    Монда язаем бәланең бәгъзесен,
    Мең дә берсен, бәгъзесеннән бәгъзесен.

    Берзаманда Фатыйма апай иренә:
    — Ушбу эшләрне китер! — ди, — җиренә:

    Калфагым искерде, яңасы кирәк,
    Энҗесе дә, мәрҗәне дә бик сирәк.

    Күрмисеңме син фәләннең килнени,
    Куфта кигән, мин алардан киммени?

    Мин дә сөямен киемне бик кенә,
    Ник миңа да алмыйсың син, ник кенә? —

    Шул сүз илә мескен ирен төрткәли,
    Каршы әйтсә, яңагына сөрткәли.

    Сафи абзый китәдер башны бөгеп,
    Күзләреннән эссе күз яшьне түгеп.


    Бәгъзесен — кайберсен.


    Сарф итеп базарда актык тиенени,
    Кайтадыр алып хатынның киемени.

    Күп тә яздым, кариэм, сез ардыгыз
    һәм чыдамас мәртәбәгә бардыгыз.

    Инде язам Фатыйманың тормышын,
    Нә рәвештә тормышын һәм йөрмешен.

    Бер көне килде моңа карчык явыз,
    Бәдбәхет, йөзе кара, бер җалмавыз.

    Ушбу карчык йөрмеш иде аздырып,
    һәр хатынны тугъры юлдан яздырып.

    Монда да килде бу көн бу карчыгым,
    Муйнына асып мәкерләр капчыгын.

    Диде: «Кызым, мин сине бик кызганам,
    Кызгануымнан йөримен, кузгалам.

    Син, кызым, нурлы йөзем, бик яшь әле,
    Яшьлегең дә җир йөзенә фаш әле.

    Яшь хәлендә торма бу картың илән,
    Сөймә картыңны, утыр артың илән.

    Гомреңне үткәрмә, торма ир илән,
    Ир илән торганчы, тор син чир илән.

    Торма бер көн дә ирең берлән, кызым,
    Тормасана, йолдызым, и кондызым!

    Ник торасың син ирең берлән, кызым?
    Үтә кайгыда кичәң һәм көндезең.

    Бер тиенгә тормый бу картың синең,
    Яшьлегең, матурлыгың — алтын синең.

    Яки, ирең йоклагач, яшьләрне тап,
    Бер сүзе җәүһәргә алмашларны тап.

    Яшь егетнең куйны — оҗмах, агъзы — бал,
    Йөзләре алсу-кызылдыр, буе — тал».

    Ушбу сүзләр Фатыйманы җилкетә,
    Яшь йөрәк — җүләр йөрәкне селкетә.

    Берничә көннәр соңында Фатыйма
    Йөртә башлады егетләр катына.

    Бер егет үбә килеп, ике егет,
    Фатыйманың да кала аузы җебеп.

    Кайвакытта баргалыйдыр бакчага:
    Гыйффәтен сатарга юк-бар акчага.

    Ала башлады егетләр куйнына,
    Йоклый иде кул салубән муйнына.

    Ирене дә санламыйдыр бер дә һич,
    Сафи — абыстай икәнен әйттем ич.

    Кичә-көндез уйнамак та уйнамак,
    Уйнамакның ахрыны юк уйламак.

    Сафи абзый хатынына ялына,
    Белсә дә һәм белмәмешкә салына.

    Хатынының һәр эшеннән күз буа,
    Кара карганы сабын берлән юа.

    «Юкны әйтәсез, — ди, — сез, Фатыйма пакь,
    Пакь хатын— судан, дәхи дә сөттән ак».

    Сафи булмыш Фатыйма апайга мөрид,
    Шул сәбәптән тәфгале һәп ма төрид.


    Кариэм — укучым.
    Гыйффәт — намус, кыз сафлыгы.
    Мөрид — иярчен.
    Тәфгале һәп ма төрид — (Фатыйма) ни теләсә, шуны эшли.


    Ничә кәррә ятлар илә күрделәр,
    Хатынын солдатлар илә күрделәр, —

    Сафи абзыем һәмишә аклыйдыр,
    Хатынында бер гаеп тә тапмыйдыр.

    Бу рәвештә үтте-китте биш сәнә,
    Соңра алтынчы сәнә килде янә.

    Бу сәнә дә Фатыйма — шул Фатыйма,
    Чакыра, йөртә егетләр катына.

    Сафи абзый да һаман аермыйдыр,
    Хатының бу хәленә кайгырмыйдыр.

    Фатыймаң шулай дисәң — инанмыйдыр,
    Бу эшә ниндәй йөрәкләр янмыйдыр.

    Нишләсен? — Бар бер угыл, бер кыз бала,
    Әнкәсе киткәч, болар үксез кала.

    Ничек аерсын тизүк юлдашыны
    һәм гомерлек ярыны, кулдашыны.

    Шул сәбәптән итә алмыйдыр талак,
    Гомрене тәнҗис итә, итә һәлак.

    Сафи абзый аңламыйдыр шәргый дә,
    Кунмамыш башына шәргың мәргый дә.

    Шәргың исе кермәгәндер борнына,
    Тире урнашмыш шәригать урнына.

    Суфилыкка Сафи абзый суфидыр,
    һәр намазны соңга калмый укыйдыр.

    Буш суфи нигә ярый дин белмәгәч,
    Борнына диннең исе дә кермәгәч?

    Белсә дин, Фатыйманы тотмас иде,
    Көн саен агулы ут йотмас иде.

    Тотмас иде каршысында фәхишә,
    Фәхишәлек кайсы диндә якыша?

    Куркъканы: үксез кала ике бала.
    Нигә куркыйм? Калсын унике бала!

    Шул иде һәр дәмдә халь вә хадисә*,
    Кичмәде шул хәлдә сале садисә**.

    Фатыймабыз шул эшендә даимә,
    Бар эше шул — каимә һәм наимә.

    Күршеләрнең рәнҗиерди җаннары,
    Түзмәерди җаннары, вөҗданнары.

    Чөнки күршедә көнен-төнен зина, —
    Иҗтимагь итмәз зина берлән гыйна***.

    Күршенең аш булмас иде ашлары,
    Түгелерди бу эшә күз яшьләре.

    Күршеләр сабриттеләр, сабриттеләр,
    Ахырында Сафины җәбер иттеләр.


    Кәррә — тапкыр.
    Һәмишә — һаман.
    Сәнә — ел.
    Хатының — хатынының.
    Тәнҗис итә — пычрата.
    Шәргый дә — шәригатьне дә.
    Шәргың мәргый дә — шәригатьне саклау кирәк дип уйлау да.
    Шәргың — шәригатьнең.

    * һәрвакыт булып тора торган хәл.
    ** Шул хәлдә алтынчы ел узып бара.
    *** Фәхеш белән байлык-муллык бергә сыешмас.
    Даимә — дәвам итүче.

    Каимә һәм наимә — уяу чакта да, йоклаганда да.
    Рәнҗиерди — рәнҗи иде.
    Түзмәерди — түзми иде.


    Диделәр: «Син яхшылык берлән аер,
    Ушбу шахшыдан канатыңны каер.

    Югыйсә син тиз барырсың судлара,
    Гомрең үтәр судлара, подсудлара».

    Кариэм, уйлап кара бу нинди ир?
    Мондый ирне йотмый түзгән нинди җир?

    Ушбу тәнбиһләр соңында, чар-нәчар,
    Сафи абзый хатының гаибен ачар.

    «Кит хәзер, — ди, — инде миннән ихтыяр,
    Карчыгың кайда чакырса, шунда бар».

    И хатын, чүплеккә төшкән йолдызың,
    Бәхтияр итмәс сине карт дуңгызың.

    Фатыйма китте алубән ястыгын,
    Муйнына асып азык-су капчыгын.

    Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт*,
    Пишкадәм остазымның рухы шат.


    * Гарәпләрдә шигырьнең нинди үлчәүдә (шигъри иҗекләр саны — ритм
    буенча) язылганын күрсәтүче традицион алым (бетем).
    Тэнбиһ — кисәтү.
    Чар-нәчар — ирекле-ирексез.
    Бәхтияр — бәхетле.
    Пишкадәм — мәдрәсә тәмамлап, шунда мөгаллимлек итүче яки хезмәт
    урыны көтеп ятучы.

    Категория: Мои файлы | Добавил: tukay
    Просмотров: 1184 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz