Меню сайта

  • Разделы дневника
    Шигырьлэр [69]
    Мэкалэлэр [0]
    Хикэялэр [2]

    Наш опрос
    Оцените мой сайт
    Всего ответов: 238

    Главная » 2011 » Август » 25 » Рәхмәт яусын
    Рәхмәт яусын
    22:25
    РӘХМӘТ ЯУСЫН

    Рәхмәт яусын дустым,рәхмәт сиңа
    Барып алдың мине хөрмәтләп.
    Шатландырдың һәм көлдердең мине
    Урнаштырдың мине әйбәтләп.

    Гомер күрмәгәнне күрсәттең син
    Күңелемне таптың,тырыштың.
    Миңа барда яхшы булсын өчен
    Хәлдән килгән хәтле булыштың.

    Калганын инде бер Аллам белә
    Безнең белән нәрсә буласын.
    Газиз Аллам безне ташламасын
    Кайгы-хәсрәт кенә булмасын.

    Ахырлары хәерле генә булса иде
    Язмыш безгә юмарт булса иде,
    Ачы җилләр,әрнү һәм каргаулар
    Яшәү ямен безнең бозмаса иде.

    Әгәр инде бергә була алмасак
    Беркайчанда сине онытмам.
    Бүләк иткән җылы хисләреңне
    Йөрәгемдә саклап суытмам.

    Мин өйрәндем сиңа,күндем инде
    Хыялымада мин кереп чыктым
    Хыял бакчасында йөри-йөри
    Мин бит сиңа килеп юлыктым.

    Бергә намаз уку насыйп булды
    Ясин укыганыңны тыңладым.
    Азан тавышыңда яңгырады
    Бәхет шушы инде аңладым.

    Күз алдында якты,нурлы булып
    Калсаң иде гомер гомергә.
    Дин юлыннан атлап тайпылмыйча
    Барсак иде шулай гел бергә!
    Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 877 | Добавил: Гузэлия | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Форма входа

    Календарь
    «  Август 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    Поиск

    Друзья сайта

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz