Меню сайта |
|
|
Разделы дневника |
|
|
Наш опрос |
|
|
|
|
|
|
|
Главная » 2011 » Май » 16 » Ир ат
Ир ат |
08:58 |
Ир ат . Тугач бала,төрле була, Ир малайлар да шулай. 5 яшендә күп сөйләшсә, Ул була тыйнак малай. 10 яшендә аңламассың, Уйный,көлә,сикерә. Учактагы чаткын төсле, Коймалардан сикерә. 15 яшьтә мыек чыкмас, Бала сакалын кыра. Эчемлекләр татып карый, Һәм кызлар караштыра. 20медә гайрәте күп, Армиядән кайткан чак, Кулларыңда җигән булса, Җикми генә,яннан чап. 25 тә җигә алсаң, Утырасың арбага. Суканы тирән салуны, Шул чагында чамала. 30 яшьтә кызу тарта, Исе китми сукаңа. Рәхәтләнеп бәрәңгең чәч, Болында ертү файда. 35тә уҗым күрсә, Бетте баш ,эшләр харап, Үз бакчаңда уҗым чәчсәң, Ермәс ул бакча сайлап. Вәт 40та ирләр чын ат, Тарталар салган йөкне. Хатын кызны хәр чак тыңлап, Эчмиләр өрми сөтне. 45 тә камытларны , Кирәктер киметергә, Ыңгырчакны каты тартып, Ярамый биетергә. 50 яшьтә ирләр салмак. Тыныч тормыш ярата. Чыбыркны җене сөйми, Тарта йөкне салмакта, Язган сүзләр тик кагыла, Дилбегә тотканнарга. Андый атны саклаганда, Сукалый 100 тулса да.
авт Зөфәр Губайдуллин
|
Категория: Шигырьлэр | Просмотров: 1545 | Добавил: Якташ | Рейтинг: 5.0/3 |
|
Всего комментариев: 5 |
|
5
Эльмира
(09.12.2012 11:58)
0
Исэнмесез! Бик матур шигырь, кыз бала турында да яза алмассыз микэн? Минем кызымнын туган коненэ укыйсым килэ татар телендэ. :) Рэхмэт!
|
4
Якташ
(22.08.2011 22:53)
0
Мин аптырыйм бу сайтка,ялдан килэм,щ мине кертмилэр кире
|
3
Зөфәр
(04.08.2011 22:37)
0
...Сыегайды урман, Имән агачлары,корып ауды җиргә гөрселдәп. Кемдә керми чатыр арасына. Тик бер яңгыр ери җүешләп. Ул ышана шушы чатырларның, Көчле шаулы урман булганын. Әйтер килеп менә кара диеп, Тик ул чакта мин шул булмамын. Җәйләр кызу,янгын күпне кырды, Акыл заты бетте халыкта. Акча ертә җен котырткан төсле. Акылсызлар туймый байлыкка. Кеше гөмере чүпкә әйләнгәндәй, Эш вакыты артты яртылаш. Кыска гөмер килә,ял итмәсәң. Ашау файда бирми, кичке аш. Байлык сыга мескен килмешәктән, Сонгы калган кайнар эш көчен. Димәк ходай түзми бу хурлыкка. Я ут килә җиргә я төтен...
|
2
Зөфәр
(04.08.2011 22:36)
0
Тормыштан алынды,күчереп.
|
1
Гузалия
(19.06.2011 18:33)
0
Бигрәк дөрес язылган.
|
|
|
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
|
| |
Форма входа |
|
|
Календарь |
« Май 2011 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|
Поиск |
|
|
Друзья сайта |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|