Сугыш вакытында тумадым мин, Алтмышынчы елларда тудым. Тыныч заманалар килде инде, Шунадыр шул бэхетле булдым. Минем очен БЭХЕТ нэрсэ? Иртэн торып кузем ачылса, Жылы жиллэр назлап иссэ, Кирэк хатле янгырлар яуса, Иманымны мин укый алсам, Вакытында намазым укылса, Жир- Анабыз сыйлап торса, Бодай,арыш хэм солы унса, Татарнын йозе нурлы булса, Тэуфик,хидэятле бала туса, Кояш чыкса, Ай яктыртса, Тирэ ягым голбакча булса, Туганнарым сэлэмэт булса, Кызлар кулын тэмэке тугел Хормэдэн диспелэр бизэсэ. Егетнен теле сугенеп тугел Шигерь сузе белэн сойлэсэ, Остэлдэ минем Ипи булса, Коеларда Су тулып торса, Аунап яткан Ипи кисэгенэ Битараф эдэмнэр булмаса, Ата-ана биргэн тэрбияне Бала аяк асларына салмаса, Ата-Анам дорес тэрбия бирде, Иртэн кичен догалар койлэде. Пэйгамбэребезнен хэдислэрен Васыять кебек безгэ сойлэде. Мин бэхетле эгэр минем конем Монлы Азан белэн башланса!!!
|